Канаданың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Слоан белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов Джон Слоанга Россия регионы буларак Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында Татарстан Президенты һәм Канаданың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе берничә тармак буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Искә төшерик, Татарстан һәм Канада нефть чыгару, вертолетлар һәм самолет төзү, автокомпонентлар җитештерү, инжиниринг, фармацевтика кебек өлкәләрдә эш алып баралар.