"Казан-Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының икенче чираттагы бинасын ачу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара яңа бинаның 25 катындагы Extra Lounge ресторанында узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Казан мэры Илсур Метшин, «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов һәм башкалар катнашылар.
Исегезгә төшерәбез, “Корстон-Казан” комплексының икенче чиратын төзү 2012 елның мартында башланган иде. Яңа бинада 9 мең кв. м мәйданда “А” класслы офислары белән заманча бизнес-үзәк, 50дән алып 150 кеше сыйдырырлык 8 заллы конгресс-үзәк, “ 4 йолдызлы” категориясендәге 213 кунакханә номеры, 200 кешелек панорамалы ресторан (25 нче катта). Комплексның икенче чиратына капитал салулар күләме 45 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
Кунаклар һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанганнары өчен рәхмәт белдерде. Без сүзебездә тордык, яңа бина Казан һәм республикага хезмәт итәчәк. Анатолий Кузнецов сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге төзелештә әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтте. «Мин илнең өчтән ике өлешендә булдым, һәм бер регионда да инвесторларга карата мондый дәрәҗәдәге мөнәсәбәт юк, - дип ассызыклады ул. – Татарстанда ул - ике яклы хәрәкәт». Анатолий Кузнецов игътибар итте: «Корстон»ның икенче чираты - 200 номердан артык, 600 машина сыярлык парковка, һәм шулай ук бинаның өчке катында урнашкан панорамалы бик матур ресторан ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон»ның икенче чираты - иң тиз төзелгән объектларның берсе дип билгеләп үтте. Ул ассызыклап әлеге объект төзелешен контрольдә тоту эш графигы буенча атна саен булганын әйтте.
«Корстон» Казанда менә инде алты ел эшли, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу – башкала өчен һәм гомумән республика өчен бик әйбәт хәл. Чөнки нәкъ менә биредә халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырыла. Аерым алганда, хәзерге вакытта "Кортон" КСККнда Универсиада штабы урнашкан, һәм бу монда эшләүче кешеләргә бик зур ышаныч булганын күрсәтә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук "Корстон" җитәкчелегенә, төзүчеләргә, проектлаучыларга объектны уңышлы тәмамлаганнары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецовка һәм “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге идеяне уйлап табучыларга һәм уңышлы гамәлгә ашыручыларга бик зур рәхмәт, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Чара фуршет һәм кунакларның формаль булмаган вәзгыятьтә сөләшүләре белән тәмамланды.