Марат Әхмәтов: Якын араларда Татарстан Республикасы басуларда эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчәргә мөмкин

2013 елның 5 июле, җомга

Якын араларда Татарстан Республикасы басуларда эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән уздырылды, аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов алып барды.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика басуларындагы ситуация начарая бара. Әгәр алдагы күрсәткечләр буенча республиканың 12 муниципаль районы эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчкән булса, хәзер инде аңа тагын ун район килеп кушылырга мөмкин. Министр сүзләренә караганда, бу районнар буенча гадәттән тыш хәл игълан ителде, карар проекты әзер инде.

Урыннарда барлык кирәкле эш оештырылырга тиеш, дип белдерде Марат Әхмәтов, бөтен республика басуларда эсселек аркасында уңышсызлык критериеннән корылык критериенә күчәргә мөмкин, хәзер хәтта “орлык коелу” куркынычы бар (ашлык башаклары үскәндә дым җитмәү һәм бөртеклеләрнең корылык, эсселек һәм кайнар җилләр аркасында башакта килеш вакытыннан алда өлгерүе: орлык башакта килеш кибә һәм зәгыйфьләнә).

Безнең уҗым культураларына өметебез бар иде, диде Марат Әхмәтов, әмма 1 мең бөртекнең абсолют авырлага 30 граммга якын, уҗымлылар тулышсын өчен шартлар бик начар, бөртек вак булачак.

Шуның өстенә эсселек саранча таралуына китерде, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 2011 елда республикада бер генә саранча чыганагы - Ютаза районында булса, быел саранча барлыгы республиканың берничә районында билгеле булган. Коры һава торышы сакланганга, әлеге төр корткычлар саны артуы дәвам итә. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, иң актуаль мәсьәлә булып терлекләргә азык әзерләү мәсьәләсе кала. Азык әзерләүнең беренче этабы узды, без 450 мең тонна печән һәм 1 млн. артык сенаж әзерләдек, дип хәбәр итте ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада сөт әзерләү күләме гадәттәгедән ике атнага алдан кими башлады. Бу мәсьәләдә авыл хуҗалыгы оешмаларының аерым җаваплылыгы кирәк, лип саный министр. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен җитәкчеләрне терлекләргә азык әзерләү мәсьәләсенә җитди карарга чакырды, терлекләрне үзләре әзерләгән азык белән тәэмин итергә өндәде, читтән кертмичә генә, бу азыкның бәясен сизелерлек арттырачак дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International