Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда яңа никахлашу сарае ачылды
2013 елның 5 июле, җомга
Бүген Татарстан башкаласында яңа никахлашу сарае -“Казан” гаилә үзәге - ачылды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
“Казан” гаилә үзәге бинасы Казансу елгасының уң як ярында атаклы рәссам һәм скульптор Даши Намдаков проекты буенча республика бюджеты акчасына төзелгән.Бинаның гомуми мәйданы 6200 квадрат метр тәшкил итә, өч залдан тыш, кияү һәм кәләш бүлмәләре, котлаулар залы бар. Бүген монда беренче никахлашу тантаналары узды.
Һәр көн саен яңа никахлашу сараенда 100 гә кадәр никахлашу тантанасы уздырырга мөмкин. Бүген тантаналы төстә, иртәгә Казанда башланачак Бөтендөнья җәйге Универсиада хөрмәтенә,берьюлы 27 пар никахлашты.
Казан мэры Илсур Метшин яшьләрне бәйрәм белән котлады, аларга гаилә бәхете теләде. И. Метшин шулай ук шәһәргә ясалган бу бүләк өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзенең чыгышында, “Казан” гаилә үзәге республика башкаласы символларының берсенә әверелергә өлгерде, дип белдерде. “Ышанам, тиз арада ул күп сандагы фоторәсемнәрдә һәм шәһәр күренеше булган открыткаларда күренәчәк”,-диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Тантана барышында шулай ук 60 елдан артык бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү булды.
Мактаулы кунаклар яңа никахлашу сараеның символик кызыл тасмасын кистеләр, аннан соң яшь өйләнешүчеләр белән бинаның түбәсенә күтәрелделәр. Монда кияүләр һәм кәләшләр туй биюләрен башкардылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз