Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Радио Спорт” тапшыруын эшләтеп җибәрде
2013 елның 5 июле, җомга
Бүген Казанда “Радио Спорт” үзенең тапшыруын башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Радио Спорт” үзенең тапшыруларын 2006 елның июнендә башлый, 2012 елдан “Европа медиагруппасы” составына керә. Хәзерге вакытта “Радио Спорт” РФнең 7 шәһәрендә эшли: Мәскәү, Владимир, Карачаевск, Липецк, Ставрополь, Тамбов, Чиләбе.
Татарстан башкаласы 8 нче шәһәр, ә ешлыгы 91,9 FM. 2014 елга Сочи шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарына спорт радиотапшыруларының гомуммилли челтәре эшли башлаячак.
Бүген Г. Камал театры каршындагы бәйрәмдә эстрада йолдызлары Юлия Савичева һәм Дима Билан чыгыш ясады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләде.
“Иртәгә рәсми рәвештә Универсиада ачыла, шуңа өстәп бүген “Радио Спорт” үзенең эшен башлады. Безнең барлык спорт чаралары бу радио тапшыруларында яктыртылачак”,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Радио Спорт” ның Директорлар советы рәисе Михаил Федяев Татарстан Президентына спорт радиосы тапшыруларын ачып җибәрүгә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Радио Универсиада ачылышы алдыннан эшли башласын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек”, - диде ул.
Михаил Федяев шулай ук Иске Чүпрәле авылында хоккей тартмасын төзекләндерү өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды.
Дәрәҗәле кунаклар символик төймәгә басып, тантаналы рәвештә тапшыруның эшли башлавын белдерделәр. Шунда ук урнашкан күчмә студиядә Рөстәм Миңнеханов туры эфирда кыскача интервью бирде. “Без күп спорт объектлары, спорт мәктәпләре булдырдык, бу – безнең уңышларыбызның нигезе”,- диде ул. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга, студентлар уеннарын уздыруга Казанны сайлауда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз