Казанда "КАПО-Композит" заводы ачылды

2013 елның 6 июле, шимбә

Бүген Казанда авиация сәнәгате өчен композит детальләр чыгару буенча "КАПО-Композит" заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, "Объединенная авиастроительная корпорация" ААҖ президенты Михаил Погосян, "Композит" ЯАҖ башлыгы Анатолий Гайданский катнашты.

"КАПО-Композит" заводы Россия "Композит" ЯАҖ тарафыннан Горбунов ис.КАПО цехларының берсе базасында төзелгән иде. Инвестицияләр күләме 3,5 млрд сум тәшкил итте.

Предприятие Sukhoi Superjet һәм МС-21 очкычларының канатларын һәм койрык өлешен механикалаштыру өчен композит элементлар чыгарачак. Superjet өчен детальләр җитештерү 2013 елның кышыннан башланачак, ә 2015 елдан МС-21 өчен детальләр чыгару планлаштырыла. Башта заводта Америка чималы кулланылачак, ә киләчәктә Россия аналогларын куллану планлаштырыла.

"КАПО-Композит" – компетенцияләр үзәкләре төзү буенча ОАК программасы кысаларында ачылган беренче завод.

Ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республика өчен җаваплы көн – Универсиада ачылу датасы. "Без махсус шушы датага заводны эшләтеп җибәрү бурычын куйдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул партнерларга, проектлаучыларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. ОАК президенты Михаил Погосян адресына аерым рәхмәт белдерде. "Мондый заманча предприятиеләр – авиа төзелешебез уңышы чыганагы, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бу безнең авиа төзелешкә әлегә кадәр җитмәгән позитив. Без барлык шартларны да тудырачакбыз, ышанам ки, проект уңышлы булачак".

Татарстан Президенты яңа предприятиене проектлаучыларга һәм төзүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Без Казанда композицион материаллардан детальләр җитештерү буенча иң югары технологияле җитештерү булдырачакбыз", - дип ассызыклады "Объединенная авиастроительная корпорация" ААҖ президенты Михаил Погосян.

ОАК башлыгы сүзләренчә, бүген үк инде "КАПО-Композит"ның продукциягә заказлар пакеты бар. Boeing, Airbus өчен дә киләчәктә детальләр чыгару планнары эшләнә.

Михаил Погосян Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка һәм FACC AG Австрия компаниясе президенты Вальтер Штефанга яңа предприятиене төзүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

FACC AG Австрия компаниясе президенты Вальтер Штефан билгеләп үткәнчә, аның компаниясе "КАПО-Композит"та партнер булырга шат.

Вальтер Штефан хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көннән FACC белгечләре яңа предприятиене сертификацияләргә керешәчәкләр. 2013 елның ноябрендә Sukhoi Superjet өчен детальләрнең беренче комплекты чыгарылачак, ә 2014 елда предприятиене Boeing һәм Airbus стандартларына сертификацияләүне тәмамлау планлаштырыла.

Мөхтәрәм кунаклар композит детальләр чыгару буенча "КАПО-Композит" заводының беренче чиратын эшләтеп җибәрү буенча символик кнопкага бастылар. Шуннан соң ике килешүгә имза салынды. ОАК президенты Михаил Погосян һәм FACC AG президенты Вальтер Штефан ниятләр турындагы килешүгә имза салдылар, аның буенча Австрия партнерлары "КАПО-Композит" капиталына 2014 елда керәчәкләр. Шулай ук ОАК, "Композит" ЯАҖ һәм Татарстанның алдынгы югары уку йортлары - КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ арасында кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International