Илдар Халиков Көнчыгыш Европадагы MasterCard президенты белән очрашты

2013 елның 6 июле, шимбә
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БДБ, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европа буенча MasterCard халыкара түләү системасы президенты Белла Ставчански белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук “Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев катнашты.

Очрашу барышында Илдар Халиков Татарстанның MasterCard белән булган озак хезмәттәшлек тарихын канәгатьләнү белән билгеләп үтте. Универсиада алдыннан гамәлгә ашырылган иң мөһим уртак проектларның берсе – MasterCard PayPass контактсыз түләү технологиясен кертү булды. PayPass технологиясе белән карталарны Универсиада кунаклары һәм анда катнашучылар кулланачак, бу аларга җәмәгать транспорты белән файдаланырга, музейларга билетлар алырга, спорт объектларында булырга мөмкинлек бирәчәк.

MasterCard шулай ук Универсиада волонтерлары өчен дә махсус программа гамәлгә керткән.

Илдар Халиков Татарстан тормышында компаниянең актив катнашуы өчен Белла Ставчанскига рәхмәт белдерде. Ике яктан да катнашучылар шулай ук республиканың MasterCard компаниясе белән киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International