Татарстанда 2,2 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык күләмнең 79,9%ы

2022 елның 13 августы, шимбә

Торак, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше һәм җәмәгать пространстволарын булдыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада торак тапшыру планы еллык күләменең 79,9%ы үтәлгән. Бу – 2 млн. 202 мең кв. м (ягъни узган ел белән чагыштырганда 135,7%). Индивидуаль торак төзелеше темплары буенча алда бара – 10 мең 374 йорт әзер, ягъни планның 87%ы.

Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70% дип бәяләнә. 148 күп фатирлы йортның 88е агымдагы датага тапшырылган, гомуми мәйданы 644 мең кв. метр.

Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми күләмнең 66%ы тапшырылган.

Республикада план режимында аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру бара.

Быел ятим балалар өчен каралган 600 фатирның 423енә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан аукцион игълан ителгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Дәүләт торак фонды арасында 177 торак урынга дәүләт контрактлары төзелгән.

22 муниципаль берәмлектә 50 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көндә субсидия акчасына 17 муниципалитеттан 40 гаилә файдаланган, тагын 10сы торак базарында фатир сайлый.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 25 сертификатның 20се гамәлгә ашырылган (мәйданы 1 мең 916 кв. м).

«Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр» категориясендә 7 сертификатның берсе генә рәсмиләштерелгән.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә һәм базарны стимуллаштыруга 2 федераль чара юнәлдерелгән. Бу – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, аның буенча эшләр 65% тәшкил иткән (7 объектның 4се калган, бу атнада Лаеш районының Комлы Кавал авылында эшләр тәмамланган). Икенче чара – «Торак» федераль проекты, аның кысаларында 3 объект гамәлгә ашырыла, аларның әзерлеге 40% дип бәяләнә.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Ул искәрткәнчә, мәгариф объектлары илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында төзелә. 3 мәктәп буенча, шулай ук мәктәпнең балалар бакчасы белән берләштерелгән проекты буенча эшләр башкару 87%ка җиткән. Бу атнада Байлар Сабасында 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзү эшләре төгәлләнгән.

Моннан тыш, Казанда балалар бакчасын төзү эшләре 43%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпчелек объектлар беренчел звенода төзелә. Мәсәлән, 52 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелешендә төзү-монтаж эшләре 81% тәшкил итә. Бу атнада Буа, Биектау, Сарман һәм Чирмешән районнарында объектлар тәмамланган.

Тагын 7 объект буенча эшләр башкару 43% дип бәяләнә (бу – 2 поликлиника, 3 үзәк район хастаханәсе һәм 2 гомуми практика табибы офисы).

Казанда һәм Чистайда республика программасына кергән ике стационар медицина учреждениесе бинасын төзү эшләре ахырына якын – подрядчыларга гомуми күләмнең 10%ын гамәлгә ашырасы калган.

Быел төзелә торган 8 мәдәният объекты да федераль программаларның бер өлеше булып тора. Аларның 7 объектында эшләр 36%ка үтәлгән. Тагын бер объект – Чаллыдагы «Мастеровые» драма театры бинасы – «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасына керә. Бина 94%ка әзер. Театрны ачу 26 августка планлаштырылган.

Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологиягә йогынтыны минимальләштерүгә 4 эре федераль чара җибәрелгән. Шуларның иң зурысы – Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Реконструкция эшләре 38%ка башкарылган, ләм кырларын рекультивацияләүдә эшләр 11%ка үтәлгән. Моннан тыш, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү 37,5%ка башкарылган.

Куйбышев сусаклагычының ярларын Кама Тамагында ныгыту эшләре бара, биредә эшләр күләме 11% тәшкил итә.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә килгәндә, ул федераль һәм республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Гомумән алганда, быел 65 территорияне яңартырга кирәк. Бу юнәлеш буенча эшләр 50%ка үтәлгән.

Спорт өлкәсендә республика программалары буенча 6 ябык футбол манежы төзелә, анда эшләр 61%ка башкарылган.

Шулай ук республика кысаларында 6 балаларны савыктыру лагере (эшләр күләме 58% тәшкил итә), «Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы (21%), башкарма комитетларның 9 бинасы (76%), шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 13 пункт (69%) төзелеше дәвам итә.

Марат Айзатуллин җитештерүдәге имгәнүләр статистикасы буенча мәгълүматлар китерде һәм төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау буенча чаралар турында сөйләде. Төзелә торган объектларның инспекцияләре контроль-күзәтчелек органнары һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар даими рәвештә тормышка ашыралар. Соңгы ел башыннан 1101 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 915 тикшерү үткәргән. Чаралар нәтиҗәләре буенча 905 мең сумлык 47 карар чыгарылган.

Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ) гыйнвар аеннан хезмәтне саклау законнарын контрольдә тоту өчен объектларны 478 тапкыр тикшергән. 678 тәртип бозу ачыкланган, шуларның 7се генә бетерелгән.

Марат Айзатуллин шулай ук төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – ү Төзүчеләр көне белән котлады (августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә).

Рөстәм Миңнеханов, төзелешнең барлык нормаларын һәм сыйфатын үтәп, объектларны билгеләнгән вакытта тапшыруны контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International