Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе онлайн трансляцияләнәчәк

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.

Трансляция рәсми сайтның төп битендә оештырылачак (https://tatarstan.ru). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә 19 августка планлаштырылган, ул 11.00 сәгатьтә башлана.

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Зеленодольскта М.В. Ломоносов ис. 18 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узачак. Киңәшмәнең төп темасы «Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз».

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б.лар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International