Татарстанда 752 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 2,9 млн. тонна иген суктырылган, уңыш – 38,3 ц/га

2022 елның 20 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 752 мең га мәйданда ашлык суктырылган, ягъни планның 50%ы. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыюның барышы турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы. Көзге бодай, арыш һәм борчак җыю төгәлләнеп килә: әлеге культуралар буенча 80%тан артык суктырылган.

Бөртекле культуралар суктыру буенча лидерлар арасында: Аксубай, Яңа Чишмә, Әтнә, Тәтеш, Нурлат һәм Минзәлә районнары, анда 63%тан артык мәйдан суктырылган.

Урып-җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләүне һәм көзге культураларны чәчүне дә дәвам итәргә кирәк, дип искәртте Марат Җәббаров. Гомумән алганда, 515 мең га уҗым чәчәсе бар. Бүгенге көндә 26 район көзге культуралар чәчүгә керешкән – 18,3 мең га (7,3 мең га бодай һәм 11,5 мең га арыш) чәчелгән.

«Көзге культуралар безнең өчен иминият культуралары һәм продуктивлылыкның югары потенциалы булып тора», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүгенге көнгә 457 мең тонна печән һәм 3,1 млн. тонна сенаж әзерләнгән. Печән буенча план 31%ка арттырылган, сенажның пландагы 89%ы әзерләнгән. Республика буенча бер шартлы баш терлеккә уртача 24 ц. терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, бу планның 60%ы (план – 40 ц. терлек азыгы  берәмлеге). 16 районда күрсәткечләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбән.

Күпчелек районнарның шәхси ярдәмче хуҗалыклары терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән. 1,1 млн. тонна тупас һәм сусыл азык әзерләнгән – бу ихтыяҗның 102%ын тәшкил итә.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республика халкын сыйфатлы һәм кулай бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү аерым контрольдә тотыла. Беренче яртыеллыкта динамика уңай: авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 104 млрд. сумнан артык, үсеш индексы – 100,4%. Барлык категория хуҗалыклар буенча 988 мең тоннадан артык сөт савылган, үсеш 1,5% тәшкил итә. 236 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган. Йомырка җитештерү – 102%, яки узган ел белән чагыштырганда 12 млн. данәгә артык.

Республикада сөт-товар фермалары һәм комплекслар төзү һәм модернизацияләү буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә 4 мең баш савым сыерга исәпләнгән 6 терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Ел ахырына кадәр 17 мең башка исәпләнгән тагын 10 объект файдалануга тапшырылачак. Шул ук вакытта әлеге сөт комплексларына тотылган чыгымнарны каплауга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак.

Инвестицион проектларга килгәндә, Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә инвестицияләр күләме 80 млрд. сумнан артып киткән. Хәзерге вакытта төрле дәрәҗәдәге әзерлектә 50 млрд. сумнан артык булган 30 эре проект гамәлгә ашырыла.

Республикада азык-төлек продукциясенә бәяләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, июнь аенда шикәр комына, тавык йомыркасына, бәрәңге, икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә, атланмай һәм көнбагыш маена, макарон эшләнмәләренә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәяләр кимегән.

Республикада Идел буе федераль округы төбәкләре арасында сөткә, каймакка, карабодай ярмасына һәм атланмайга иң түбән бәяләр саклана. Татарстан продуктларның арзанлыгы буенча округ төбәкләре арасында 5 нче урында тора.

Финанс нәтиҗәләре аграр секторның нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булып тора, диде Марат Җәббаров. 2022 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча тармак оешмалары әйләнеше 67 млрд. сумга җиткән, үсеш – 11%. Сальдодагы финанс нәтиҗәсе 2,6 млрд. сум тәшкил итте.

Тармакта хезмәт хакын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. 2022 елның гыйнвар-июль айларында ул 36480 сум тәшкил иткән, 18% үсеш белән.

Бүген барлык районнарда да урып-җыю комплексы хезмәткәрләрен стимуллаштыру чаралары эшләнгән. Мәсәлән, Тәтеш районында призлы урыннар комбайннар класслары буенча билгеләнә. Эшчеләргә класслылык, эш сыйфаты һәм норманы үтәү өчен җитди суммалар каралган.

Сарман районында иң югары күрсәткечләргә ирешкәндә 5 көн саен комбайнчыларга премия бирү каралган. Арча районы урып-җыю алдынгыларын атна саен акчалата премияләр һәм күчмә кубок белән бүләкли. Шундый ук практика башка районнарда да кулланыла.

Моннан тыш, алдагы еллардагы кебек үк, «2022 елның иң яхшы комбайнчысы» Президент конкурсы игълан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International