Марина Патяшина: Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә киңәш итә

2022 елның 20 августы, шимбә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә тәкъдим итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган иде. Марина Патяшинадан тыш, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Профилактика чаралары санитар-эпидемиологик хәлнең кискенләшүенә һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуына бәйле рәвештә көчәйтергә киңәш итә. «Бу вирусның мутациясенә бәйле көтелгән үсеш. Инфекция тиз тарала, авырулар саны артачак», – дип аңлатты Марина Патяшина.

Республикада коронавирус инфекциясеннән авыручылар саны ике тапкыр арткан, август авырулар буенча июль рекордларын узып киткән. Июль аенда авыруларның уртача саны көн саен 42 очрак булса, август аенда авырулар саны арткан, уртача саны 78гә җиткән.

«Медицина учреждениеләре авыручыларны дәваларлык хәлдә, өстәмә койкаларга ихтыяҗ юк», – дип аныклады Марина Патяшина санитар-эпидемиологик хәл буенча брифингта.

Искәртеп узабыз, республикада битлек режимын яңарту турында узган атнада сөйләштеләр, хезмәт коллективларында инфекцияне профилактикалау чаралары турында сүз барды. ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау эшен көчәйтергә һәм Covid-19дан кабат вакцинация ясау эшен активлаштырырга чакырды.

Авырулар саны арту сәбәпле, 19 августта ТР Министрлар Кабинеты карар чыгарды, анда республика халкына битлекләрне медицина учреждениеләрендә генә түгел, җәмәгать урыннарында, транспортта да кулланырга тәкъдим иттеләр.

Республикада вакцинацияләүнең яңа ысулын кертү планлаштырыла. Вакциналаштыручы матдә махсус җайланма ярдәмендә борынга сиптерү юлы белән кертеләчәк. Тиздән Татарстанда яңа вакциналар барлыкка киләчәк, дип белдерде Марина Патяшина.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә линейкалар штат режимында – битлекләрсез узачагын хәбәр итте. Ул, битлекләрне мәҗбүри кию кертелмәгән, әмма мәктәпләрдә термометрия сакланачак, дип аңлатты. Мәктәп укучыларының ата-аналары ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең «кайнар линия»гә һәр укучының температурасын тикшерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр, дип билгеләп үтә Ләйлә Фазлыева.

«Укытучыларның ПЦР-тесттан соң эшкә керешүләре турында таләпләр юк. Уку йортларында тәкъдим итү тәртибендә түгел, ә мәҗбүри рәвештә, санитар таләпләр нигезендә иртәнге фильтрлар – термометрия гамәлдә булачак. Мәктәпкә балалар белән бергә ата-аналарда фильтрлар аша кертеләчәк», - дип хәбәр итте Марина Патяшина.

ОРВИ билгеләре булган балалар һәм укытучылар белем бирү учреждениеләренә кертелергә тиеш түгел, дип искәртте Марина Патяшина. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыруның беренче билгеләре булганда температура күтәрелүдән тыш, ютәл, күзләр кызару, томау да булырга мөмкин. Бу – балаларны да, хезмәткәрләрне дә мәктәпкә кертмәс өчен сәбәп», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, профилактика чаралары арасында оештырылган коллективларда иртәнге фильтрлар, бактерицид нурланышларны җилләтү һәм куллану, тире антисептикларын куллану, дезинфекция чаралары белән өслекләрне эшкәртү, медицина һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен битлек режимын үтәү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International