Татарстан Премьер-министры: Зәй районы – авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгыларның берсе

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында булды. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм механизаторлар белән очрашу Чыбыклы авылы янында «Зәй шикәре» агрофирмасы басуында узды. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, район буенча урып-җыю мәйданы 36,7 мең га тәшкил итә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 21,4 мең га җыеп алган бу – барлык күләмнең 58%ы. 105 мең тоннадан артык яңа уңыш җыеп алынган. Зәй районында уңыш республикадагы иң югары күрсәткечләрнең берсе – 49,2 ц/га. Узган атнада шикәр чөгендерен җыю башланган. Фараз буенча барлыгы 173 мең тонна ашлык һәм 468 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла.

Районда 8860 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 3800 сыер. 2022 елга фаразлаулар буенча, сөт җитештерү – 26,8 мең тонна, ит 1788 тонна дип бәяләнә.

Быел хуҗалык итүнең кече рәвешләренә субсидияләр 57,3 млн. сум тәшкил иткән. Җирле КФХларда барлыгы 416 баш мөгезле эре терлек (38 сыер), ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 3560 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1160 сыер бар. Шулай ук районда 366 сыерга исәпләнгән 44 мини-ферма эшли.

Рәзиф Кәримов сүзләренә караганда, урып-җыю белән беррәттән көзге чәчү дә алып барыла. 15 августтан хуҗалыклар көзге арыш һәм көзге бодай чәчүгә керешкәннәр. Быел көзге культуралар өчен 18 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән.

Аннары Алексей Песошин «Агросила», «Восток», «Зәй» агрофирмалары, шулай ук АСК өлкәсендә эре предприятиеләр: «Зәй шикәре», «Зәй элеваторы», «Зәй-икмәк», «Зәй» агросәнәгать паркы эше белән дә танышты.

ТР Премьер-министры Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгыларның берсе булуын ассызыклады. «Урып-җыю темплары буенча да, уңыш буенча да сез – иң яхшылар арасында. Эре агрофирмалар, инвесторлар бар, эшкәртү бик шәп җайга салынган. Азык-төлек иминлеге мәсьәләсе бүген беренче планга чыга. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Алексей Песошин.

Очрашуда шулай ук юл төзелеше һәм районда социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International