Татарстан Республикасында бөртекле культураларның 73%ы җыелган. Суктыру 4 млн. тонна тәшкил итә (ашлык кукурузын исәпкә алмыйча). Уңыш 37,5 ц/га тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, майлы культуралар – рапс һәм горчица, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю башланган. Шул ук вакытта көзге культураларны чәчү һәм туфракны төп эшкәртү бара, терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Климат зоналары буенча урып-җыю темплары түбәндәгечә. Көнбатыш Кама аръягында Нурлат (92%) һәм Аксубай (89%) районнары алда бара. Яңа Чишмә, Чистай, Спас районнары барлык мәйданның 80%тан артыгын җыеп алганнар. Алексеевск (72%) һәм Әлки (75%) районнарына темпны арттырырга кирәк.
Көнчыгыш Кама аръягында Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә районнары мәйданнарның 80%ын җыеп алганнар. Әлмәт районында әлегә 67% җыеп алынган, Тукай районында – 66%.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында Ютазы районы алда бара – 73%. Шул ук вакытта Бөгелмә (57%) һәм Баулы (46%) районнары урып-җыю темплары буенча тәнкыйть зонасында.
Идел алды зонасында Тәтеш, Югары Ослан, Зеленодольск районнары – 85%, Буа районы 80% суктырган. Бөртеклеләрнең иң югары уңышы Тәтеш районында – 49,1 ц/га.
Кама Тамагы районында әлегә 58% суктырылган. Чүпрәле районында бөртеклеләрнең 64%ы җыелган.
Бүген Кама алды зонасында Әтнә районы бөртекле культуралар җыюны төгәлли. Урып-җыю йомгаклары буенча 71 мең тонна ашлык суктырылган, уңдыш – 37,5 ц/га, шулай ук Кукмара (81%), Балтач (80%) районнары 80% чамасы уңыш җыеп алган. Бу аларның урып-җыюны башка районнардан соңрак башлавына да бәйле. Әгерҗе районы – бөртеклеләрнең 60%ын гына җыеп алган, бу районның республикада бөртеклеләрнең уңышы иң түбән – 27,3 ц/га Мамадыш районында әле 31% уҗымнарны җыеп аласы бар, бу 3,7 мең га мәйданда.
Шикәр чөгендерен җыюга 3 район – Зәй, Сарман һәм Тукай районнары керешкәннәр. 24,6 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Зәй шикәр заводы чимал кабул итә башлаган, шушы көннәрдә эшкәртү эшен башлап җибәрү планлаштырыла. Буа шикәр заводы сентябрь урталарында эшкәртүгә керешергә планлаштыра.
2023 ел уңышы өчен 1,7 млн. га мәйданда туфракны төп эшкәртергә кирәк булачак. Баулы, Югары Ослан районнарында хәзерге вакытта туфракны төп эшкәртү башланмаган әле.
Минераль ашламаларга килгәндә, киләсе елда көзге чәчү өчен 33 мең тонна уңыш алынган, бу 1 гектарга 30,7 кг дигән сүз. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 15%ка артыграк (2021 елда – 26,5 кг. в/га). Гомумән, Татарстанга 2023 елның июненә кадәр 530 мең тонна ашлама бүлеп бирелгән, аның 10%ы хуҗалыклар тарафыннан сайланган.