Татарстанда биш ел эчендә ауга рөхсәтнамәләр саны 32%ка артты

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстан территориясендә 81 төр аучылык хайваннары яши, шуларның икесе марал һәм таплы болан күптән түгел барлыкка килде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

"Республикада тояклыларның алты төре, мехлы җәнлекләрнең 23 төре, калганнары кошлар яши", - диде нотыкчы.

Федор Батков ассызыклаганча, Татарстанда барлык төр хайваннарның саны диярлек арта, бигрәк тә поши һәм кыр кәҗәсе кебек кыйммәтле җәнлекләр.

"Без пошиларның саны бер ел эчендә – 13%ка, кыр кәҗәләренең 25%ка артуы белән горурланабыз. Мәсәлән, 2012 елда пошилар 6 меңнән артыграк иде, хәзер – 13 мең, кыр кәҗәсе  меңнән артык иде, хәзер – 12,7 меңнән артык. Бу безнең республика өчен кирәк булган ресурс. Бу барлык аучылар белән зур нәтиҗәле эш», – дип билгеләде ул.

ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе ачыклык керткәнчә, республиканың аучылык хайваннары запасларына икътисадый бәя 2 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Соңгы елда гына да бу күрсәткеч – 20%ка, ә ун ел эчендә 73%ка арткан.

Татарстанның аучылык җир-сулары республика территориясенең 93%ын били – бу 6 млн 309,4 мең гектар.

Татарстанда биш ел эчендә ауга бирелгән рөхсәтләр саны 32%ка артты һәм 37,4 меңгә җитте, дип хәбәр итте Федор Батков брифингта.

 

"Хайваннар саны арту белән ауга бирелгән рөхсәтләр саны да арта. Узган елда гына да 37,3 мең рөхсәт бирелгән. Тармакның үсеш нигезен без кыргый хайваннарны үрчетүдә күрәбез", - дип белдерде спикер.

Федор Батков сүзләренә караганда, Дәүләт комитеты кыргый хайваннарны үрчетү белән 2013 елда шөгыльләнә башлаган, ул вакытта «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» аучылык хуҗалыгы территориясенә беренче тапкыр Алтайдан 50 марал китерелгән. Эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча оештырылган иде.

"Үзәктә үстерелгән беренче 45 марал Мамадыш, Алексеевск, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылдган. Мараллар яңа шартларда яшәгәннәр, һәм бер елдан соң аларның беренче токымнары күзәтелгән. Бүгенге көндә республикада 12 аучылыктан файдаланучы аларны үрчетү белән шөгыльләнә», — дип билгеләде ул.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе ассызыклаганча, программа сизелерлек нәтиҗәләр биргән – хәзер Татарстанда табигый мохиттә 500гә якын марал яши. "Әлегә саннар квота куярга рөхсәт итми, ләкин тиздән бу ресурс аучылар өчен дә булыр дип өметләнәбез», – дип ачыклады ул.

Моннан тыш, хәзерге вакытта таплы боланны күчерү буенча эшләр бара: 36 болан Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында чыгарылган.

Татарстан территориясендә барлыгы 81 төр аучылык хайваннары яши. Хәзерге вакытта республиканың аучылык хайваннары запасларына икътисади бәя 2 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Татарстанда бүреләр саны кимүгә ирешелде. Моның өчен һәр муниципаль берәмлектә авыл хуҗалыгы калдыкларын утильләштерү буенча биотермик объектлар төзелде, дип сөйләде Федор Батков брифингта. "Үз вакытында 1990 еллар башына кадәр республикада бүреләр саны шактый күп булган. Азык базасы бай булган. Хәзер үләт базлары юк, бу төр калдыкларны утильләштерү инде сакланган», – дип аңлатты спикер. Моннан тыш, Батков сүзләренә караганда, бу хайваннарның Татарстанга күрше төбәкләрдән – Чуаш , Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан, Ульяновск, Самара һәм Киров өлкәләреннән күчүе кискен кимегән. "Хәзер бүре бар, әмма республиканың көньяк һәм төньяк районнарында аерым нөсхәләр генә бар», – дип ассызыклады ул.

Республикада бүреләр үрчетүгә юл куймау эше яхшы җайга салынган, – әгәр ерткыч республика территориясендә пәйда булса, шунда ук кирәкле чаралар күрелә, дип өстәде спикер. «Чөнки алар халык хуҗалыгына һәм хайваннар дөньясы объектларына зыян китерә ала. Әлбәттә, бу төр ерткыч санитар ролен башкара, әмма бүреләрнең республикада азуына юл куярга ярамый», – дип йомгаклады ул.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/est-edinicnye-ekzemplyary-fedor-batkov-poyasnil-kak-v-tatarstane-snizili-cislo-volkov-5878202

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International