Бүген Казанда Балалар республика клиник сырхауханәсе (ДРКБ) территориясендә "Рональд Макдональд йорты" ачылачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искә төшерәбез, "Рональд Макдональд йорты" гаилә кунакханәсендә чит шәһәрләрдән ДРКБга дәваланырга килгән балаларның әти-әниләре яшиячәк. Рональд Макдональд исемендәге кунакханәнең нигезенә беренче таш узган елның августында салынган иде.
Кунакханә төзелеше "Рональд Макдональд йорты" хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды. ДРКБ территориясендәге проект - Россиядә беренче Макдональдс гаилә кунакханәсе.
"Рональд Макдональд йорты" ачылу тантанасында шулай ук Россиядә һәм Көнчыгыш Европада «Макдональдс» компаниясенең президенты Хәмзәт Хасбулатов катнашачак.
Белешмә өчен:
"Рональд Макдональд йорты" хәйрия фонды Россиядә 1995 елда теркәлгән. Фондның төп проектлары - Рональд Макдональд үзәге (мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен физикультура-сәламәтләндерү комплексы), «Семейные комнаты» ("Гаилә бүлмәләре") һәм региональ мәгариф программасы.