Татарстан Президенты "Булгария" фаҗигасенә багышланган мемориаль комплекста булды

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген, "Булгария" теплоходы фаҗигасенә ике ел тулган көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районындагы мемориаль комплекста булды. ТР Президенты белән һәлакәт корбаннарын Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Чуприян искә алды.

Сүки авылы янындагы мемориаль комплекс янына - теплоход һәлак булган урыннан ерак түгел Идел буеның биек ярына -  һәлакәт корбаннарының туганнары җыелды. Бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул һәлак булганнар исемнәре язылган мемориаль стеллага чәчәк салды һәм җыелганнарга мөрәҗәгать итеп кайгыларын уртаклашу сүзләрен әйтте.

"Без 122 кеше - балалар һәм олылар - югалтканнан бирле ике ел узды. Бу безнең ил, республика, һәрберебез өчен бик зур югалту, - дип әйтте ТР Президенты. - Һәлак булганнарның хәтирәләре белән генә яши алабыз, үткәннәрне кайтарып булмый".

"Мин сезнең олы хәсрәтегезне аңлыйм, кайгыгызны уртаклашам", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәлакәт корбаннарының туганнарына мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколовның кайгылары белән уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты һәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Ә фаҗига булган урында кораб тавышы яңгырады.

Җыелганнар алдында Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Чуприян да чыгыш ясады, ул ике ел элек фаҗига урынында водолазлар эшен җитәкләгән иде. 

Рөстәм Миңнеханов часовня һәм мәчеткә кереп чыкты, Иделнең биек ярында басып торды, шуннан һәлакәт корбаннары туганнары белән сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International