Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан астында поликарбонаттан табак җитештерү буенча Россиядә иң эреләрдән саналган завод ачылды
2008 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасында поликарбонаттан табак җитештерү буенча Россиядә иң эреләрдән саналган SafPlast Innovative заводы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа производствоны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
SafPlast Innovative заводы Казан астында урнашты, җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 1, 4958 га тәшкил итә.
Заводның проект егәрлеге – ел саен 14 мең тонна продукция. Журналистларга предприятиенең генераль директоры Денис Макаров хәбәр иткәнчә, проект егәрлегенә 2009 елда ирешү планлаштырыла (монолитлы поликарбонат җитештерү буенча өченче линияне җибәргәннән соң).
Өч экструзион линия өчен җиһаз җитештерүче - Omipa компаниясе (Италия).
Әлегә SafPlast Innovative заводы елына 10 мең тонна продукция җитештерүне планлаштыра. Белгечләрнең бәяләүләре буенча, бу әлеге продукция Россиядәге базарның нәкъ 50 % ын алып торачак дигән сүз.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин производствоны ачу тантанасында заводның бер елдан да ким вакыт эчендә төзелеп бетүен әйтеп китте. Аның сүзләренә караганда, продукциянең бу төренә бүгенге көндә республика территориясендә дә, тулаем Россиядә дә сорау зур.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлегә SafPlast заводының чит илдән кертелгән чимал белән эшләвен хәбәр итте. “Әлегә поликарбонат – Россия өчен яңа материал, шуңа күрә җитештерү чит илдән кертелгән чимал кулланып башланды, - диде ул. – Ләкин тора-бара без аны “Казаноргсинтез” ААҖ ндә җитештерелгән үз илебез чималы белән алыштырачакбыз. Бу бик перспектив юнәлеш”. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы журналистларга “Казаноргсинтез” ААҖ нең поликарбонат җитештерүгә инде тотынуын, ләкин аны SafPlast та файдалану өчен, чималның билгеле бер параметрларына ирешү кирәклеген искәртте.
SafPlast Innovative заводы “Ак Барс” банкы предприятиеләре төркеменә керә. “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе хәбәр иткәнчә, проектка кертелгән инвестицияләр 800 млн. сум тәшкил иткән. Акча биш ел эчендә кире кайтарып алыныр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз