Рөстәм Миңнеханов: Без студентлар спорты дөньяда үзенең лаеклы урын алуын телибез

2013 елның 14 июле, якшәмбе

“Без студентлар спорты дөньяда үзенең лаеклы урын алуын телибез. Чөнки бүген без студентлар спортының ролен бәяләп бетермибез әле. Безнең университетларның башка юлы юк, яшьләр төрле нәрсәләр белән кызыксыналар, ә спорт бит ул кешеләрне берләштерә.Татарстанда һәм Россиядә – Россия спорт студентлар берлеге аша – студентлар спорты һәрчак лаеклы урында булачак”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ”Университет һәм Олимпия спорты: ике модель – бер максат?” FISU фәнни конференциясен ачканда.

Конференция бүген Универсиада авылы территориясендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә ачылды. Исегезгә төшерәбез, FISUның мондый конференцияләре гадәттә Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында 1990 елдан башлап ике ел саен уздырыла. Казанда конференция 2013 елның 14 июленнән алып 17 июленә кадәр узачак.

Конференцияне ачуда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, статс-секретарь, Россия спорты министры урынбасары Наталья Паршикова, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы (РССС) Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Шеньчжендә, Харбинда алынган тәҗрибә өчен Кытай коллегаларына рәхмәт белдерде. “Кытай тәҗрибә җыю полигоны булды безнең өчен”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүгенге Универсиада авылының ничек барлыкка килүе, төзелеш өчен ничек урын сайлануы турында сөйләде. “Элек монда бушлык иде, - диде ул, - яхшы җир кишәрлеге, мин Татарстан Премьер-министры булган чакта – Татарстанның ул чактагы Президентына (Минтимер Шәймиевка) берәр нәрсә төзик дип тәкъдим итеп карадым. Ул вакытта 2008 елда Казан 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздыру хокукына ирешкән, Минтимер Шәймиев, менә вакыты җитте, монда Универсиада авылы – бөтен бер комплекс – һәм башка объектлар булачак, диде”.

Рөстәм Миңнеханов исенә төшергәнчә, биш ел буена бар да төзелеп бетте, и соңгы өч ел эчендә Универсиада авылы эшләп килде хәтта. “Бу барысы өчен дә тәҗрибә, - дип белдерде ул, - студентлар авылы барлыкка килде, белгечләр барлыкка килде, Авыл мэры барлыкка килде, һәм бүген мин ышанып әйтә алам” бу – Россиядә үзенең инфраструктурасы белән дә, эчке өлеше белән дә иң яхшы Авыл”.

“Гомумән Универсиада – олы сабак, һәм без бу сабакны бергә алабыз, - диде Татарстан Президенты. – Бөтендөнья студентлар спортында булган барлык уңай нәрсәләр безнең республикада гамәлгә кертелә, һәм республика – сынау регионы сыман – моны бөтен зур илебезгә тарата”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, теләсә кайсы ил, теләсә кайсы регион өчен кешеләрне берләштерерлек вакыйгалар кирәк, бу проект – Казандагы Универсиада уңышлы уза! “Бу проект ил өчен кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Россия Президенты бу проектка җитди игътибар бирде. Ике көн элек ул Казанга килеп китте һәм бу проектны гамәлгә ашыручыларның барысына да рәхмәт белдерде, үзара аңлашу булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде”.

“Бүген Сез конференциядә глобальрәк темалар буенча фикер алышасыз, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Бу – студентлар спорты үсеше, судьячылык, Олимпия хәрәкәте. Олимпиада җәһәтеннән без әлегә белгечләр түгел, әмма мин ышанам ки, вакытыбыз бар әле, без дә бу мәсьәләләрне өйрәнеп алырбыз”.

Татарстан Президенты ”Университет һәм Олимпия спорты: ике модель – бер максат?” FISU фәнни конференциясендә катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференция ачылу кысаларында сәламләү сүзе белән FISU президенты Клод-Луи Галльен, Россия спорты министры урынбасары Наталья Паршикова, FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд һәм башкалар катнашты.

Аерым алганда, Наталья Паршикова чарада катнашучыларга Россия спорт министры Виталий Мутко сәламләвен укыды.

FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы (РССС) Олег Матыцин Универсиада авылы территориясендә, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә мондый конференцияне уздыруны спорт, мәгариф һәм мәдәниятне берләштерә торган символик факт дип атады. Ул Татарстан Республикасына барысы өчен дә рәхмәт белдерде. “Барлык әйдәүче спорт державалары Универсиадада катнашуны Олимпиадага әзерлек дип саныйлар һәм резерв эзлиләр, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International