Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Универсиада теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләде

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФО тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадада теннис турнирының парлы "микст"тагы финаль матчында булдылар. Шулай ук матчны Россия Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов та күзәтте.

Парлы “микст” финалында Россия пары Елена Веснина - Андрей Кузнецов һәм японлылар Хироко Кувата - Шота Тагава очрашты. Бөтендөнья студент Уеннарының теннис турнирын төгәлләүче матч мавыктыргыч һәм киеренке булды. Бүгенге көнгә кадәр бер сетта да җиңелмәгән россиялеләр беренче партияне 6:4 исәбе белән җиңделәр, әмма икенче сетта күп санлы үз хаталары аркасында 3:6 исәбе белән җиңелә башладылар. Нәтиҗәдә Универсиаданың алтын медальләре язмышы өченче сетта хәл ителде. Сетта 12:10 исәбе һәм матчта 2:1 исәбе белән Россия командасы җиңде. 

“Микст”та Швейцария һәм Тайвань парларына бронза медаль тапшырылды.
Матчта җиңүчеләргә һәм призерларга медальләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФО тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International