Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты белән килде. Килүгә үк Россия Федерациясе Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко озата баруында Волейбол үзәгенә юнәлде, анда ул Универсиаданың ирләр волейбол турниры финалын карады.
Турнирның төп матчында Россия һәм Польша җыелма командалары очрашты. Универсиаданың фавориты саналган Россия командасы, өч партиядә җиңеп - 25:22, 25:19, 25:19, көндәшләренә бернинди шанс та калдырмады.
Волейболистлар җиңүе Россия командасына Универсиадада 150 нче алтын медальне бүләк итте.