Универсиадада чыгыш ясаган Россия җыелма командасы спортчылары белән бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Универсиада авылында узды. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко озатып йөрде.
Очрашу алдыннан Дмитрий Медведев Универсиада авылының төп рестораныда булды. Рөстәм Миңнеханов белән бергә Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы өчпочмак татып карады. Монда Яңа Зеландиясе командасы Дмитрий Медведевка үз җыелма командасының истәлекле тамгасын бүләк итте.
Универсиада авылының флаглар аллеясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы илнең җыелма командасы әгъзалары белән очрашты.
"Беренчедән, сез булдырдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев спортчыларга. – Безнең команда бик шәп чыгыш ясады. Нәтиҗәләр искиткеч – 300гә якын медаль, 150 здән артыграгы алтын. Әмма иң мөһиме шул – сез үзегезне хәзерге шартларда реаль ярышлар режимында сынап карадыгыз, чөнки Универсиада – ул, чыннан да, халыкара ярышлар".
"Бу безнең беренче Россия Универсиадасы, ул безнең мондый ярышларны оештыра алуыбызны расладап кына калмады, ул спортчыларның шәхси триумфына әверелде. Чынлыкта исә сез иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәттегез. Һәм сезгә Россия җанатарлары исеменнән чын күңелемнән рәхмәт белдерәм", - диде Россия Федерациясе Премьер-министры, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
"Без шәп чыгыш ясады, безнең күп кенә спортчыларыбыз өчәр алтын медаль яуладылар. Бу киләчәк ярышларга ныклы нигез", - дип саный Д.Медведев.
Универсиаданың тагын бер мөһим йомгагы, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, мондый зур ярышларны оештыруда гаять олы тәҗрибә булуында. "Мин Казан, Татарстан халкына бу шәп оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Монда тренировкалар, чыгышлар өчен бик шәп шартлар тудырылган, - диде Дмитрий Медведев. - Бу Сочидагы Олимпия уеннарына һәм илебездә уздырылачак күп санлы бүтән массакүләм уеннарга әзерлек буенча бик югары планка".
Казан тәҗрибәсе, Дмитрий Медведев фикеренчә, кышкы Универсиаданы Россиядә уздыру мөмкинлеген бирә. "Бу мәсьәлә буенча без фикер алышырбыз әле", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Премьер-министры.
"Миллионлаган Россия җанатарлары исеменнән сезгә Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасы барышындагы казанышларыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев Россия җыелма командасы әгъзаларына. – Сезгә зур уңышлар һәм бәхет телим!"
Спортчылар да ДмитрийМедведевка һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Универсиаданы югары дәрәҗәдә уздырган өчен рәхмәт белдерде.