РФ Премьер-министры Казан метрополитенында булды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласының метрополитенын карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич озата бардылар.

Дмитрий Медведев Казан җир асты юлларынына "Авиастроительная" метро станциясендә төште. "Казметроэлектротранс" МУП генераль директоры Әсфән Галәвов РФ Хөкүмәте җитәкчесенә метрополитен турында сөйләде: 10 эшләп килүче станциянең өчесе 2013 елның 9 маенда ачылды, ә аларның төзелеше УНиверсиадага әзерлек кысаларында гамәлгә ашырылды.  

Россия Премьер-министрына пассажирларны тикшерү өчен җиһазлар күрсәттеләр - Ә.Галәвов сүзләренчә, Казан метросы куркынычсызлык мәсьәләсе буенча илдә иң алдынгы.

Пластик карта ярдәмендә Дмитрий Медведев турникет аша узып платформага төште. Биредә ул интерактив мәгълүмат стендын карады. Метрополитенның һәр станциясендә урнаштырылган әлеге стендларда пассажирларга төрле мәгълүмат бирелә, кирәкле маршрутны төзеп бирә. 

Машинист кабинасында Россия Хөкүмәте башлыгы "Төньяк вокзал" станциясенә кадәр барды. Монда аңа инвалидлар өчен күтәргеч күрсәттеләр, аны "Уңайлы мохит" программасы буенча куйганнар. 

Вокзал алдындагы мәйданда Дмитрий Медведевка медицина мотоциклларын күрсәттеләр, алар медикларга ярдәмгә тизрәк барып җитәргә мөмкинлек бирәләр.

РФ Премьер-министры билгеләп үтте, медицина мотоциклларын ул Россиядә беренче мәртәбә күрә һәм кем мондый хезмәтне оештырырга уйлап тапканын сорады.  Татарстан Президенты сүзләренчә, бу идеяне ул чит илдә күреп алган. 

"Мотоцикллар - бөкеләр булган шәһәрләр өчен яхшы чишелеш", - дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International