Бүген Иннополиста «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» өченче бөтенроссия чемпионаты ачылды – «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, анда иң көчле программистлар Иннополис Университеты, «Шереметьево» халыкара аэропорты, Россия Почтасы өчен гамәли чишелешләр булдырачак һәм 3 млн сум күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәкләр.
Чемпионатны ачып җибәрүче ТАСС мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә катнашучыларга «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов мөрәҗәгать итте: «Бүген без «Цифрлы алгарыш Сезон: ясалма интеллект» проектының өченче бөтенроссия чемпионатына старт бирәбез. Чемпионатка 74 төбәктән 1111 катнашучы теркәлгән инде. Эшләнеләчәк алгоритмнар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш процессларын җайларга, рейсларга һәм, ахыргы пункт географиясенә карап, аэропорт хезмәте белән кулланучылар активлыгын фаразларга һәм вакытында илтеп җиткерүне гарантияләргә ярдәм итәчәк».
Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Ясалма интеллект темасы бүген һәр ил өчен зарури, ә ЯИ технологияләре белән эшләү белгече – Forbes исемлегендәге барлык компанияләрдә иң популяр вакансияләрнең берсе. Россия бу юнәлешкә зур игътибар бирә: 2021 елда илдә ясалма интеллект буенча алты терәк үзәкләр ачылды, Мәскәүдә - дүрт, Санкт-Петербургта - бер, бер Татарстан Республикасында Иннополиста, шунда чемпионат уткәрелә дә инде. Әлеге үзәк бүген Иннополис Университеты базасында уңышлы эшләп килә һәм икътисадның өстенлекле тармаклары бурычларын хәл итә.
Татарстан «Цифрлы алгарыш» проектын 2019 елдан бирле актив хуплый, ул чакта без Казанда иң зур масштаблы хакатонны оештырган өчен Гиннес рекордлар китабына эләктек: бер үк вакытта анда 3 меңнән артык айтишник катнашкан иде. Без мондый масштаблы чараларны үзебездә кабул итәргә бик шат һәм алар илебезгә ЯИ өлкәсендә җиңелмәс булырга ярдәм итәр дип өметләнәбез».
Бөтенроссия чемпионаты кысаларында катнашучыларга өч бурычны хәл итәргә туры киләчәк, аларның берсен Иннополис Университеты билгели.