Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 19 июль көнне, XV су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты.
Чара Барселона шәһәрендә (Испания) "Сан-Жорди" (Palau Sant Jordi) спорт сараенда узды.
Исегезгә төшерик, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясенең башкаласында 2013 елның 19 июленнән 4 августына кадәр уза. Ярышларда 2500 спортчы катнаша. Тамашачылар аудиториясе бөтен дөнья буенча 520 млн. кеше тәшкил итәчәк. Быел су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче мәртәбә программасына 27 метрлы вышкадан High Diving исемле суга сикерү кертелде. 2013 елгы дөнья чемпионатының рәсми символы - Чоп исемле су тамчысы.
Ачылу тантанасы 22.00 сәгатьтә театраль прологтан башланып китте, балалар өч телдә рәсми манифестны укыдылар. Йөзүчеләр, акробатлар, паркурчылар катнашындагы матур тамашадан соң илләр парады узды.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Барселона мэры Хавьер Триас, Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе мөрәҗәгать иттеләр. Каталония Хөкүмәте башлыгы Артур Мас турнирны ачык дип игълан итте.
Чарада Татарстан Республика Президентының тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, 2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леонов катнаштылар.