Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Татарстандагы аммиак җитештерү буенча комплекс төзелеше - күптәннән уйланган проект”
2008 елның 16 сентябре, сишәмбе
Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Тышкы икътисади банкның Күзәтчелек советы кичә, 15 нче сентябрь көнне, Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплады.
Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Проектның гомуми кыйммәте 972,7 млн. доллар бәяләнә.
“Бу - без күптәннән бирле уйлап йөргән проект”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуны да искәртик: проектны минераль ашламалар җитештерү буенча “Менделеевсказот” ААҖ заводы мәйданчыгында “Аммоний” ААҖ гамәлгә ашыра.
Ел саен Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс 717 мең тонна аммиак, 230 мең тонна метанол, 717 мең тонна карбамид һәм 380 мең тонна аммиак селитрасы эшләп чыгарачак.
Проектның чыгымнары каплану вакыты – алты-җиде ел.
Проектның лицензиары - Haldor Topsoe (Дания), төзелеш буенча подрядчы - Mitsubishi Heavy Industries (Япония).
Проектның координация эшләрен башкаручы итеп, Япониянең Sojitz Corporation ы сайланды, производствоны чимал белән тәэмин итү өчен газ китереп торучы - “Татгазинвест” ЯАҖ (“Газ сәнәгате” ААҖ нең газ сату буенча төбәк операторы).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз