ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиадага йомгак ясалды

2013 елның 23 июле, сишәмбе
Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиадага бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган гадәти брифингта йомгак ясадылар.

Брифингта Татарстн Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров катнашты.

Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, бүген Казандагы Универсиада оешкан төстә һәм иң югары дәрәҗәдә узды, дип ышанып әйтергә була. Бу тарихта иң яхшы Универсиада булды – Казанда узган студентлар спорт Уеннарына ФИСУ башкарма комитеты әгъзалары шундый бәя бирде, дип искә төшерде Премьер-министр.

Цифрларга килгәндә, Илдар Халиков түбәндәгеләрне әйтеп узды: җәйге Универсиадада барлыгы дөньяның 160 иленнән 11778 кеше катнашкан. Ярышлар спортның 27 төре буенча булган, 351 комплект бүләк уйнатылган.

Казанга Универсиада кысаларында 150 мең кунак һәм туристлар килгән. Дөньяның 38 иленнән һәм Россиянең 37 төбәгеннән 19970 волонтер катнашкан.

Кунаклар һәм катнашучыларны 50 кунакханәгә, 8 теплоход, яшәү өчен 22 объектка, шулай ук социаль ипотеканың дүрт йортына урнаштырганнар. Спортчылар үзләре Универсиада авылында яшәгәннәр.

Универсиада музеен 11112 кеше караган, бу музей сентябрьдә килүчеләр өчен ачык булыр, дип көтелә.

Универсиада көннәрендә иминлекне тәэмин итү өчен 30 мең полиция хезмәткәрләре, шул исәптән РФнең МЧС, ФСБ һәм эчке гаскәрләре вәкилләре катнашкан.
Сәламәтлек сагында 55 тиз медицина ярдәме күрсәтү бригадасы торган, 1380 табиб һәм медицина персоналы, шулай ук 635 волонтер-медиклар эшләгән. Универсиада барган көннәрдә медицина ярдәме сораган 12940 мөрәҗәгать теркәлгән.

Транспортка килгәндә, спортчылар һәм катнашучыларны йөртү өчен 525 автобус һәм 1051 җиңел автомобиль файдаланылган.

Казандагы Универсиада ярышлары 100 дән артык илдә трансляцияләнгән, шул исәптән өч Россия каналы һәм 13 аккредитацияле чит ил каналы аша. Трансляцияләрнең гомуми күләме 768 сәгать тәшкил иткән.

Сувенир продукциягә сорау зур була. Барлыгы 300 меңгә якын товар сатыла.
Ярышларга һәм ачылу, ябылу тантаналарына 780 мең билет сатылган.

Универсиаданың мәдәният паркында 260 мең кеше булган, милли бәйрәм - Сабантуйда 7 мең кеше катнашкан.

Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Казанда, 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарына әзерләнү һәм уздыру өчен – “Сочи 2014” дирекциясе белгечләр җыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International