Рөстәм Миңнеханов: “Нәфис” компанияләре төркеменең үсеш динамикасы һәм амбициоз планнары бар”

2013 елның 23 июле, сишәмбе

“Нәфис” компанияләре төркеме ирешкән зур уңышларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында билгеләп үтте, утырыш компаниянең баш офисында узды. Утырыш барышында Татарстанның нефть-газ комплексының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге җентекләп каралды.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Директорлар советына “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең яңа генераль директоры Олег Нестеровны тәкъдим итте, ул бу постта Владимир Бусыгинны алмаштырды. В.Бусыгин үзе, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын били һәм якын араларда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең Директорлар советы рәисе вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бүләкләр тапшырды.

“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанның нефть-газ комплексы предприятиеләренең 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эше турындагы нотык белән чыгыш ясады.

“Нәфис Косметикс” ААҖ генераль директоры Дмитрий Хәйбуллин “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Нәфис ДКнең 2012 елдагы кереме 27%ка артты һәм 20 млрд сум тәшкил итте. Төркемнең барлык предприятиеләрендәге персонал саны 4300 кешегә җитә. Бу төркемгә “Нәфис Косметикс”, “Казан май комбинаты”, “Казан май экстракцион заводы” һәм өр-яңа предприятие “Нәфис биопродукт” керә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания казанышларын югары бәяләде. “Без яхшы динамика, чын казанышлар күрәбез. Сез эшләгән базарлар бик конкурентлы, җиңел түгел, әмма сезнең яхшы, амбициоз планнары бар”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Директорлар советы утырышында автозаправка станцияләрендә бензин парларын тоту җайланмаларын урнаштыру мәсьәләсе дә каралды. Рөстәм Миңнеханов экология ягыннан әлеге мәсьәләнең мөһим булуын ассызыклады. “Без предприятиеләр экологиясе турында еш сөйләшәбез, әмма атмосферага төп йөкләнеш автотранспорттан килә, һәм ул үсә бара, - дип билгеләп үтте республика Президенты. – Без катгый экологик нормаларны кабул итмәсәк, электромобильләр, газ-мотор ягулыгын кертмәсәк, әйләнә-тирә мохит уңайлы булмый”.

Берничә “пилот” АЗСдә урнаштырылган бензин парларын тоту җайланмаларның бәясе, Татарстан Президенты сүзләренчә, кыйбатка төшә. «Бүгенге көндә җиһазлар кыйбат, әмма бәяне киметү ягын карарга кирәк, дип уйлыйм, монда бернинди авырлык юк, һәм бәяне сизелерлек киметеп була», - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Шулай ук, аның сүзләренчә, бензин парларын тоту җайланмаларын урнаштыру станция хуҗаларына өстенлек бирсен өчен, АЗС эшенең стандартларын һәм кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International