Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Югары технологияле медицина ярдәменнән һәркем файдалана алсын өчен, Татарстанда муниципальара югары медицина технологияләре үзәкләре оештырыла

2008 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанда хирургик гепатологиянең актуаль мәсьәләләре буенча БДБ илләре хирург-гепатологларының XV Халыкара Конгрессы эшендә Россия Федерациясенең 80 төбәгеннән һәм дөньяның 11 иленнән килгән белгечләр катнаша.
Бу турыда конгрессны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул Татарстан җитәкчелеге исеменнән медикларны сәламләде һәм Татарстан җирендә уңышлы эш итүләрен теләде.
“Без мондый зур форум үткәрүне Казан медицина мәктәбе абруен һәм республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертүдәге адымнарын тану буларак бәялибез”, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов форумга җыелучыларга Казанның үз хирургик мәктәбе һәм фундаменталь медицина фәне казанышлары белән дан тотуын әйтеп китте. XIX гасыр башында ук монда, иң беренчеләрдән булып, гомуми наркоз кулланып, иң авыр операцияләр ясый башлыйлар.
“Без Казанда легендар хирург Александр Вишневский, хирурглар Домрачевлар, кардиохирургиягә нигез салучыларның берсе булган Николай Медведевларның бездә эшләве белән горурланабыз, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры, - һәм хәзер Казан медицина мәктәбенең моннан күп еллар элек салынган традицияләре саклансын һәм үстерелсен өчен, барысы да эшләнә”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә сәламәтлек саклау системасын яңарту барышында халыкка медицина ярдәме күрсәтүне үстерүгә төп басым ясала. Бу муниципальара медицина үзәкләре челтәрен формалаштыру аша да эшләнә.
Татарстанда “Сәламәтлек” милли проектының төбәк компоненты кысаларында 7 алдынгы республика клиникасы яңартып корылды. Бүгенге көндә аларда ел буе 110 меңнән артык авыру дәвалана һәм 50 меңнән артык операция ясала. 51 операция бүлмәсе, реанимация бүлегенең 130 ятагы Европа стандартларына туры китереп реконструкцияләнгән һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Якынча 3 млрд. сумлык югары токлы диагностика техникасы сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов, югары технологияле медицина ярдәменнән һәркем файдалана алсын өчен, Татарстанда муниципальара югары медицина технологияләре үзәкләре оештырылуын әйтте (Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллыда).
“2008 елда без йөрәк-кан авыруларын дәвалауның төбәк һәм беренчел үзәкләр челтәрен ачу буенча I этапны төгәлләргә планлаштырабыз. Анда инсульт белән авыручы кешеләргә белгечләр тарафыннан медицина ярдәме күрсәтеләчәк”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Шуның белән бергә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренә генә түгел, ә медицина персоналын укытуга да акча кертүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлар. Шул максатка ирешү өчен, Татарстанда Россиядә беренче һәм дөньяда бишенче булган югары медицина технологияләренең заманча тренажер-стимуляторлар белән тәэмин ителгән уку-белем бирү үзәге оештырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Татарстан тәҗрибәсе конгресста катнашучы хирургларның күбесенә кызыклы булыр дип фаразлады, шул ук вакытта аларның Ватан һәм чит ил алдынгы клиникалары тарафыннан кулланыла торган методлар белән танышу мөмкинлеге дә бар.
Шуны да искәртик: конгрессны оештыручылар – Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Медицина фәннәре академиясе, Россия һәм БДБ илләренең хирург-гепатологлары ассоциациясе.
Конгресста бавыр рагының беренчел стадиясен дәвалау, ашказаны асты бизе хирургиясе һәм операциядән соң өзлегү ихтималын булдырмый калуның заманча методларына аеруча игътибар ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International