Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Барселонада эшлекле сәфәрдә
2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Барселонага (Испания) килеп җитте.
Сәфәрнең төп темасы – спортның су төрләре буенча XV дөнья чемпионаты кысаларында эшләячәк спорт объектларында булу, спортның су төрләре буенча ярышларны әзерләү һәм уздыруның халыкара тәҗрибәсен өйрәнү.
Искә төшерәбез, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясе башкаласы – Барселонада 2013 нче елның 19 нчы июленнән 4 нче августына кадәр уза. Ярышларда якынча 2500 спортчы катнаша. Дөнья буйлап 520 млн. тамашачы карый. 2013 елгы дөнья чемпионатының рәсми символы - Чоп исемле су тамчысы.
Бүген кич Илдар Халиков Барселонада “Сан-Жорди” (Palau Sant Jordi) спорт сараенда, спорт сарае территориясендә урнашкан “Казан 2015” күргәзмә павильонында булыр, дип көтелә.
Моннан тыш, Татарстан Премьер-министры программасында – су тубы, синхрон йөзү, суга сикерү һ.б. ярышларда булу, спорт объектларында администраторлык, керү-чыгу, зоналарга бүлү, иминлекне тәэмин итү системалары белән танышу.
Илдар Халиковны Татарстан Республикасының профильле министрлыклары җитәкчеләре, “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтеньдөнья җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешма белгечләре һ.б. озатып йөри.
Татарстан Хөкүмәте башлыгының Барселонадагы эшлекле сәфәре 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз