Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы стендында Татарстанның инвестицион проектлары һәм Казанда узачак Универсиада-2013 белән бәйле проектлар тәкъдим ителәчәк
2008 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүген “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумында Татарстан стенды экспозициясен монтажлау эшләре тулы көчкә бара. 19 нчы сентябрьдә үк республика форумда үзенең инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәк. Ул инвестицияләр өчен яңа офыклар ачарга тиеш.
Шуны да искәртик: бер көн алдан Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан делегациясенең “Сочи-2008” инвестицион форумында катнашуы турында Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына җавап биреп, форумда катнашуның максаты, һичшиксез, инвестицион һәм инновацион проектлар һәм коммерцияле тәкъдимнәрне тәкъдир итү, шулай ук бизнес-ширкәт вәкилләре арасындагы эшлекле бәйләнешләрне җайга салу булуын әйтеп узды. Татарстан Республикасы белән чит ил инвесторлары да кызыксына башлаган. Монда кайбер инвестицион форумнарда катнашуның да роле зур. Татарстан, инвестицияләр кертү өчен, Россия төбәкләренең иң уңайлыларыннан берсе булып тора.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондында түбәндәгеләрне әйтәләр: нефть химиясендәге инвестицион проектлардан тыш, “Сочи-2008” форумында Татарстаннан транспорт машиналары төзелеше, төзелеш индустриясе, приборлар төзү, җиһаз һәм материаллар җитештерүгә караган проектлар тәкъдим ителәчәк. Республиканың Сочида уза торган VII халыкара инвестицион форумдагы экспозициясе структуралы рәвештә ике зур зонага бүленә. Уң секторда гомумән Татарстан тәкъдир ителәчәк – барлыгы 40 инвестицион проект. Анда республиканың уңайлы инвестицион климатына, Татарстан икътисадын югары үсешкә ирешкән, диверсификацияләнгән, төп тармакларның барысы да гармонияле рәвештә үсә торган күп планлы икътисад буларак тәкъдир итүгә, һәр кластерда эре инвестицион проектларны күрсәтүгә басым ясалачак. Информация икътисадтагы төп кластерларның кисемтәләре рәвешендә бирелә, чөнки бу кабул итү өчен җайлырак. Һәр кластерда аның инновацион үсешен күрсәтә торган 5-6 конкрет проект күрсәтеләчәк. Татарстанның Сочи-2014 өчен әзерләнгән инвестицион проектларына аерым стенд багышланачак.
Экспозициядәге сул сектор Казанда Универсиада-2013 не үткәрүгә бәйле зур проектлардан торачак. Татарстан Республикасының бөтен стенды буенча интерактив терминаллар урнаштырылачак, аларның экраннарында теләге булган һәр кеше Татарстанның инвестицион проектлары буенча тулы мәгълүмат ала алачак. Татарстан Республикасы экспозициясенең күргәзмә мәйданы 250 кв.м. тәшкил итә. Шуны да искәртик: “Сочи-2008” форумының девизы: “Инвестицияләр – Россия икътисадын үстерү юлы”. Форумның төп максаты – Россия икътисадының яңартып корылуы һәм инвестицион үсеше белән бәйле мәсьәләләр буенча Россия һәм чит ил бизнесының аеруча абруйлы вәкилләре, фәнни даирәләр һәм дәүләт структураларының халыкара аралашу үзәген оештыру. Форумның төп бурычлары: җитди инвестицион проектларга ярдәм итү максатында бизнес, фән һәм хакимият вәкилләренең көчләрен берләштерү һәм Россия икътисадын актуаль икътисади идеяләрне үстерү юлы белән яңарту; Россия Федерациясенең үсеш стратегиясен булдыру; Россия Федерациясенең инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм тышкы икътисади позицияләрне көчәйтү; Россия предприятиеләренең дөнья икътисадына интеграцияләнүенә ярдәм итү.
Моннан тыш, форум Россия Федерациясенең финанс системасын үстерү, икътисадның глобальләшүе шартларында инновацион технологияләрне кертү, Россия Федерациясенең туристлык-рекреацион комплексын үстерү, Россия Федерациясе төбәкләренең инвестицион проектларын тәкъдир итү өчен халыкара мәйданчык оештыруга булышлык итә.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз