Татарстан Президенты "КАМАЗ" җитәкчелегенә - Николай Бехка, Иван Костинга, Сергей Когогинга, 25 ел буена командага ярдәм итеп килгәнгә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җанатарлар командадан зур уңышлар көтәләр. "Бөтен республика, бөтен "КАМАЗ", барлык илебез патриотлары "КАМАЗ-Мастер" уңышларын күзәтәләр. 22 мәртәбә сез "Дакар"да катнаштыгыз, 11 мәртәбә җиңүче булдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты спортчыларга. – Хәзер "КАМАЗ-Мастер" башка ярышларда да катнаша, безнең команда кайда да җиңүче".
"Бу уңышларның нигезе - "КАМАЗ" үзе, бу команда, бу кешеләр. Болар бар да - олы хезмәт нәтиҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Бүген без команданың 25 еллык эшенә йомгак ясыйбыз, һәм без яңа җиңүләргә омтылабыз. Алга, яңа уңышларга!" - диде Татарстан Президенты.
Ул команда хезмәткәрләренә бүләкләүләр тапшырды, ә җавап сүзе белән "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин чыгыш ясады.
"Республикабыз, илебез даны өчен барысын да эшләячәкбез!" – дип вәгъдә итте Владимир Чагин һәм Рөстәм Миңнехановка "КАМАЗ-Мастер" командасы исеменнән истәлекле кубок тапшырды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.