Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортын үстерү һәм яңарту планын хуплады
2008 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара аэропортын үстерү һәм яңарту буенча “Химимпорт” холдингы (Болгария) җитәкчелеге тәкъдим иткән планны хуплады. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә хәбәр итте. Анда “Казан” халыкара аэропортының үткәрүчәнлек мөмкинлеген арттыруны күздә тоткан эшләр графигы тәкъдим ителде.
Яңа объектларны реконструкцияләү һәм төзү “Казан” аэропортына заманча халыкара стандартлар дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итәчәк, пассажирларга хезмәт күрсәтү таләпләрен арттырачак һәм пассажирлар агымының тотрыклы рәвештә арта баруын тәэмин итәчәк.
Әлеге планда “Казан” халыкара аэропортын үстерү һәм яңарту эшләрен ике этапта үткәрергә тәкъдим ителә. Яңартуның беренче этабында (2010 ел ахырына) “Казан” халыкара аэропорты елына 2 миллионга кадәр пассажирга хезмәт күрсәтә алачак, икенчесендә (2013 ел мартына) бу күрсәткеч елына 5 миллион пассажирга кадәр җитәчәк.
Яңарту аэропортның өченче терминалын төзү, инде булган корылмаларга реконструкция ясау, җир асты тибындагы аслы-өсле урнашкан ике биеклектәге парковка-гараж төзү, шулай ук яңа очу-төшү полосасы һәм чиктәш җирдән бару юлларын (3400 метр озынлыкта һәм 60 метр киңлектә) төзүне күздә тота.
Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортын яңарту һәм үстерү буенча тәкъдим ителгән эшләр графигының җентекләп тикшерелгәнлеген билгеләп уздылар.
“Без эш-гамәлләрнең төгәл планын, теге яки бу эшләрне башкару срокларын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу юнәлештә килешеп эшләргә кирәк”.
Шуны да искәртик: агымдагы елның язында
“Химимпорт” холдингы
Татарстан Республикасының милли авиайөкташу системасы – “Татарстан” авиакомпаниясе үсешенә инвестицияләр кертергә теләк белдергән иде.
Бүген киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук “Татарстан” авиакомпаниясенең үсеш концепциясе тәкъдир ителде. Концепция компаниянең авиапаркын чит илдә чыгарылган яңа самолетлар белән тәэмин итү, авиатехника комплексын үстерү, хезмәт күрсәтүче һәм техник персоналны укытуны күздә тота.
”Татарстан” авиакомпаниясенең эшләве һәм яшәп килүе республика өчен стратегик мөһим нәрсәләрнең берсе булып тора”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз