Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстан эчке эшләр органнарының Универсиада вакытында башкарылган эшләре югары бәяләнде”
2013 елның 29 июле, дүшәмбе
Татарстан эчке эшләр органнырының Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру вакытында иминлекне тәэмин итү буенча башкарылган эшләре зур тәҗрибә алырга мөмкинлек бирде. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков, 2013 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе киңәшмәсендә хәбәр итте. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары мәхкәмә рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров Һ.б. катнашты.
2013 елның беренче яртыеллыгында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында төп докладны министрлык башлыгы Артем Хохорин ясады. Универсиада вакытында оператив хәлнең катлаулануын булдырмау, беренче яртыеллыкның уңышы, дип атады ул. Моның өчен министр эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Иң төп уңышларның берсе итеп, Артем Хохорин җинаятьләр санының кимүен атады. 6 ай эчендә 24196 җинаять теркәлгән, бу үткән елгы күрсәткечләргә караганда 2,2 меңгә кимерәк.
Универсиаданы уздыруга килгәндә, Уеннарның иминлеген тәэмин итүдә 24,5 мең полиция һәм эчке гаскәрләрнең хәрби хезмәткәрләре катнашкан, шул исәптән 12,5 мең хезмәткәр Россиянең 74 төбәгеннән килгән. Универсиада нәтиҗәләре буенча 5 меңнән артык полиция хезмәткәре бүләкләнгән.
Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, прокурор органнары күзәтүе тарафыннан ачылган, республика эчке эшләр органнары эшендәге кимчелекләр хакында хәбәр итте.
“Универсиада кебек чаралар уздыруда иң төп нәрсә – ул иминлек. Сезнең белән бергә без зур эш башкардык. Ул Татарстан һәм Казан халкына, кунакларга республикада көчле хокук саклау системасы эшләвен күрергә мөмкинлек бирде, һәм ул массакүләм чаралар уздыру вакытында гына түгел, бәлки көндәлек тормышта да иминлекнең нигезе булып тора”, - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
“ Универсиада Татарстан полициясенә бөтен дөньяга үзенең югары профессиональлеген күрсәтергә өстәмә мөмкинлек бирде. – Бу эш республика халкы, кунаклар һәм Россия Федерациясе тарафыннан югары бәяләнде”,- дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Хөкүмәте рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР буенча Эчке эшләр министрылыгы хезмәткәрләренә куелган бурычны уңышлы үтәгән һәм башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.
“ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы киләчәктә дә үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәр, дип ышанабыз, - дип белдерде Илдар Халиков үзенең чыгышын тәмамлап. Бу тупланган тәҗрибә безгә алга таба да зур чаралар уздырырга мөмкинлек бирер. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек һәм Олимпия уеннарын уздыру өчен Сочига командировкага әзерләнүче 700 хезмәткәргә аерым уңышлар телим”.
Коллегия кысаларында Илдар Халиков шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз