Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фондының генераль директоры Константин Цицин: “Татарстанда капремонт программасына билгеләнгән акчаны максатсыз куллану очраклары күзәтелмәде”

2008 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” федераль законны тормышка ашыру кысаларында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын өч елда түгел, кыскарак вакыт эчендә үтәргә әзер. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган пресс-конференциядә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Пресс-конференция “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе, генераль директоры Константин Цицин катнашында узган киңәшмәдән соң булды.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне әйтте: әгәр Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды республикага 2009-2010 елларга лимитлар бүлеп чыгарса, бу акчага экономия ясарга һәм ремонт эшләрен ким дигәндә 30 % ка күбрәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Республика үзеннән дә өлеш кертергә әзер (программа бергәләп финанслау шартларында тормышка ашырыла).
“Хәзер без инде үзебезнең кимчелекләребезне беләбез, аларны алдагы эшебездә исәпкә алачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кайбер муниципаль берәмлекләрдәге проблемалар турында да беләбез: бер урында - проект-смета документларын әзерләү белән, икенче җирдә подряд оешмалары белән бәйле проблемалар бар. Республикада торак хуҗалары белән аңлатма эше алып барыла, без уңай тәҗрибәне пропагандалыйбыз. Монда республикада капиталь ремонт барышын актив рәвештә яктырта торган массакүләм мәгълүмат чаралары аеруча зур роль уйный”.
Константин Цицин журналистларга Татарстанның Фонд акчасын үзләштерү һәм капремонт программасына муниципаль берәмлекләрне тарту буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып торуын әйтте.
“Татарстанда булып, без шундый җитди ресурсларның республика территориясендә ничек үзләштерелүен бәяли алдык, - диде Цицин әфәнде. – Финанс чараларының әйләнеше нәтиҗәле рәвештә контрольдә тотыла. Акчаны максатсыз куллану очраклары күзәтелмәде”.
Программа кысаларында Татарстан өчен билгеләнгән лимитлар турындагы сорауларга җавап биреп, Константин Цицин 2008 елга лимит - 1,9 млрд. сум булуын әйтте (бу акча инде күчерелгән). 2009-2010 еллардагы лимитларга килгәндә, бу тагын 4 млрд сум чамасы тәшкил итәчәк.
Цицин сүзләренә караганда, бу акчаны алуда чикләүләр юк.
Татарстанның бурычы – кирәк булган барлык проект-смета документларын эшләп бирү, шулай ук капремонт программасын шундый ук суммага бергәләп финанслауны тәэмин итү.
Константин Цицин программада гомумән Россия буенча 67 федерация субъекты катнашуны, капремонтка дигән якынча 35 млрд. сумның субъект территорияләрендә булуын әйтте. Илдәге барлыгы 20 меңнән артык йортта ремонт бара.
Журналистларга шулай ук намуссыз подрядчыларның исемлеге Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Дәүләт торак инспекциясе белән бергә әзерләнеп, республика сайтларының берсендә эленеп торачагын әйтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фондына гариза язу өчен, норматив документлар әзерләүдә гадиләштерү кирәклеге туган. Татарстан, Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауда ярдәм итү фонды белән үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, документларны электрон төрдә (электрон цифрлы имзаны кулланып) җибәрергә тәкъдим итте.
Заманча технологияләрне куллану документны әзерләү вакытын кыскартачак һәм аны китерү процедурасын гадиләштерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International