Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов адресына Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм Казанда җәйге студентлар Уеннарында катнашучы илләрдән рәхмәт хатлары килә.
Кемеров өлкәсе губернаторы Аман Тулеев, Дагыстан Республикасы Президенты вриосы Рамзан Абдулатипов, Приморский край губернаторы Владимир Миклушевский, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм башкалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уңышлы уздыру белән котладылар.
Приморский край губернаторы Владимир Миклушевский: “Казан ике атна дәвамында спорт яратучыларның игътибар үзәгендә булды. Универсиаданың барлык ярышлары да югары дәрәҗәдә үткәрелде. Ә Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары тамашачыларны искиткеч дәрәҗәдә булуы белән әсир итте”.
Универсиадада катнашучы илләр спортчылары делегацияләренең рәхмәт хатларында да уңай хис-кичерешләр белдерелә. Һәр делегация яшәү шартлары, спорт инфраструктурасы, транспорт, туклану һәм иминлек югары таләпләргә җавап бирүен билгеләп үтте. Боларның барысы да республика хакимияте һәм халкының озак вакыт дәвамындагы хезмәтенең нәтиҗәсе.
“Спорт объектларының әзерлеге фантастик дәрәҗәдә. Безнең команданың барлык тренерлары һәм әгъзалары Уеннарның хезмәт күрсәтүче персоналы һәм волонтерлар эшенә югары бәя бирде”, - диелгән АКШ спортчылар делегациясе җитәкчесе урынбасары Нил Холден хатында.
“Илебез спортчылары делегациясе исеменнән Сезне һәм XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыру комитетын Уеннарны искиткеч оештырулары белән котлыйм”, - диелгән Пакъстан спортчылары делегациясе җитәкчесе Әхмәд Яхья Кан хатында. Аның сүзләренә караганда, спортчылар үзләрен өйләрендәге кебек хис иткән һәм бөтенесе белән дә уртак тел таба алганнар.
Бөекбритания делегациясе җитәкчесе урынбасары Нил Роджерс җылы кабул иткән һәм кунакчыл булган өчен рәхмәт белдерде: “Универсиада Казан шәһәренә һәм халкына кыйммәтле мирас калдырды дип уйлыйм. Мин беләм, катнашучылар арасындагы дуслык һәм истәлекләр гомерлеккә калыр”.
Канада спортчылары делегациясе җитәкчесе Тереза Хэнсон ассызыклады: “Җәйге универсиадада катнашу тарихында безнең делегация бу юлы иң күп санлы булды. Универсиада авылында тәкъдим ителгән шартларны берни белән дә чагыштырып булмый. Ә ашлар сыйфаты һәм төрлелеге Олимпия уеннарында спортчылар һәм тренерлар авыз иткән ашлардан тәмлерәк иде”.
Швейцария, Австралия, Бангладеш спортчылары Казан Универсиадасына соклануын һәм Уеннарның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үткәннәр.
Пакъстан спортчылар делегациясе җитәкчесе нәтиҗә ясап әйтте: “Кыска вакыт эчендә Казан шәһәренең үзгәрүендә сезнең шәхси өлешегез югары бәягә лаек. Сез тагын бер кат тәвәкәллек булган очракта мөмкин булмаган эшне чынга ашыру мөмкинлеген исбатладыгыз. Бу тарихка кереп калды”.