Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Безгә Франция бизнесы белән бәйләнештә тору мөһим”
2008 елның 19 сентябре, җомга
Бүген “Сочи-2008” халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге илчесе Станислас Лабуле белән очрашты.
Очрашуда Татарстан ягыннан – Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм Казан мэры Илсур Метшин, Франция ягыннан – бизнес-ширкәт вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар Франция һәм Татарстан бизнесы вәкилләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыштылар.
“Безгә Франция бизнесы белән бәйләнештә тору мөһим, - диде Р.Миңнеханов. – Без инвестицияләр белән кызыксынабыз һәм хезмәттәшлегебезне киңәйтүгә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез”.
Франция бизнесын кызыксындыра алырлык проектлар буларак, Татарстан Премьер-министры, иң беренче чиратта, Универсиада-2013 кә әзерләнү белән бәйле рәвештә, Казан инфраструктурасының үсешен билгеләп үтте. Республика башкаласында бик масштаблы күп проектлар тормышка ашырылачак: аэропортны яңарту, яңа кунакханәләр һәм спорт корылмалары челтәрен төзү, транспорт инфраструктурасын үстерү. “Якындагы 4 елда Казан бик нык үзгәрергә тиеш”, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Татарстанның республика территориясендә, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисади зонасында автокомпонентлар җитештерү буенча яңа предприятиеләр ачу белән кызыксынуын әйтеп китте. Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Франция белән Татарстанның ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлеге өчен өлкәләр күп. Болар: нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы. Рөстәм Миңнеханов Франция илчесен һәм эшкуарлар делегациясен Казанга чакырды. Анда аларга республиканың инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.
Үз чиратында, Станислас Лабуле Татарстанның бай төбәк булуын һәм монда хезмәттәшлек өчен киң мәйдан ачылуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасында “Шнайдер электрик” француз компаниясе уңышлы эшләп килә инде. “Татарстанда безне һәрвакыт бик яхшы каршы алалар, - диде С.Лабуле. – Май аенда Казанга килгәч, мин республика Президенты белән очраштым. Безнең хезмәттәшлегебез үскәннән-үсә барачак дип уйлыйм”.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз