Татарстан делегациясе Сочидагы икътисади форумда үз эшен башлап җибәрде

2008 елның 19 сентябре, җомга
Бүген Татарстан делегациясе республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Сочи-2008” инвестицион форумында үз эшен башлап җибәрде.
Иртән Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы 7 нче павильонда урнашкан республика экспозициясендә булды. Хәзерге вакытта Р.Миңнеханов форумның пленар утырышында катнаша, ә аннан соң Татарстан экспозициясе Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путинга тәкъдир ителәчәк.
Көннең икенче яртысында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Франциянең Россия Федерациясендәге илчесе белән очрашачак һәм “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе белән “Евразия Логистик” компаниясе арасында республиканың Биектау районындагы “Биек Тау” индустриаль паркы төзелешен финанслауга кредит бирү турындагы килешүгә кул куюда катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International