Төмән өлкәсе губернаторы:"Без федераль Сабантуйны кабул итү хөрмәте белән бик горурланабыз"

2013 елның 2 августы, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш визиты белән килде. Иртәгә ТР Президенты сәфәре кысаларында XIII федераль Сабантуенда катнашачак, ә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владмир Якушев Татарстан Республикасы сәнгать вәкилләренең концертын карадылар.

Иртәгә узачак Сабантуйга багышланган концерт Төмән филармониясендә узды. Бәйрәм кичәсен Татарстан турында видеоролик башлап җибәрде, шуннан тамашачылар каршында "Евровидение" конкурсының балалар асындагы милли сайлау этабында җиңүче Даяна Кириллова Чаллы шәһәре гимнастчылары белән чыгыш ясады.

Сәламләү сүзе белән кичә кунакларына Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать иттеләр.

"Без 13нче федераль Сабантуйны кабул итү хөрмәте белән бик горурланабыз, - дип белдерде Владимир Якушев. - Без бу ике көн сезнең исегездә калыр һәм Төмән шәһәре сезнең күңелдә матур хисләр калдырыр дип ышанабыз. Татарстан делегациясе белән бергәләп без бу бәйрәмне оештыруга күп көч салдык һәм сезгә барысы да ошар дип өметләнәбез".

Рөстәмс Миңнеханов үз чиратында Владимир Якушевка һәм аның командасына Сабантуйны оештыру өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Төмәндә төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар өчен дә, уңай шартлар тудырылганын күргән.

ТР Президенты кичә кунаклары һәм бөтен Төмән халкын иртәгә узачак Сабантуйга чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International