Яшел Үзәндәге «Родина» мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

2013 елның 2 августы, җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәрен каладагы «Родина» мәдәният сараен ачу тантанасыннан башлап җибәрде. 70 елга якын тарихы булган әлеге мәдәният учагы төзекләндерү эшләренә инде күптән мохтаҗлык кичергән. Бүген ул капиталь төзекләндерү эшләреннән соң кабат ишекләрен ачты. Бина ачылышына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Президентны бу сәфәрендә озатып йөрүче затлар мәдәният йорты каршында балаларның иҗат һәм спорт мәйданчыклары эшчәнлеге белән танышты.

«Родина» мәдәният сарае Бөек Ватан сугышы чорында Серго исемендәге заводның төрле чараларын уздыру өчен төзелгән була. Аның рәсми ачылышы 1944 елның 10 декабрендә уза. Мәдәният сараеның беренче директоры Геннадий Волков була. Мәдәният учагында чын мәгънәсендә иҗат эшчелеге сугыштан соң башлана. Биредә күп санлы түгәрәкләр ачыла, иҗат коллективлары оеша. Мәдәният сарае концертлар һәм башка массакүләм чараларны даими уздыру урынына әйләнә. Биредә Камал, Качалов, татар дәүләт опера һәм балет театрлары спектакльләре дә уйнала. Яшел Үзән мәдәният сарае сәхнәсе совет чорының мәшһүр артистлары Игорь Ильинский, Любовь Орлова, Людмила Зыкина, Мәхмүт Эсенбаев, Владимир Высоцкий һ.б эзләрен саклый.

Бүген исә мәдәният сарае муниципалитет карамагында. Биредәге иҗат коллективлары, ветераннар, район җитәкчелеге башлангычы һәм ТР Президенты булышлыгы ярдәмендә бүген бина икенче яңарышын кичерә. Бинаны капиталь төзекләндерү эшләре узган елның июнендә башланган булган. Башкарылган эшләрнең смета бәясе 95,3 млн сум. Төзекләндерү эшләренең заказчысы -«Главинвестстрой» идарәсе, генераль подрядчысы -«Сәйәр» ҖЧҖ.

Ачылыш тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов тарихи бинаның киләсе елга 70 еллыгын билгеләп узасын искә төшереп, аның яңартылуын юбилейга олы бүләк дип атады. Президент фикеренчә, мәдәният йортын гөрләтеп эшләтүдә кыенлыклар булмаячак. Ул Яшел Үзән төбәгенең талантлы шәхесләргә бай булуын искәртеп, аларның республика, ил горурлыгы булуын ассызыклады. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин мәдәният сарае алга таба да балалар иҗатын үстерү үзәге булып хезмәт итәр дигән теләктә калды.

Ачылыш тантанасында яңартылган бинаның символик ачкычы мәдәният йорты директоры Елена Антоновага тапшырылды. Бүген биредә балаларның 8 иҗат студиясе эшли, аларда 500 дән артык бала шөгыльләнә. Бина яңаргач, аның мәйданнары тагын да күбрәк түгәрәкләр җәлеп итәргә сәләтле. Спорт секцияләренең дә биредә кабаттан эшчәнлеген җанландырырга уйлыйлар. Бүген мәдәният сараенда урнашкан иң эре коллектив -балалар музыкаль театры. Коллектив биредә 2007 елдан бирле эшли.

Мәдәният йорты ачылышыннан соң ТР Президенты биредәге иҗат түгәрәкләре эшчәнлеге белән танышты, районның ветераннар активы белән очрашты. Соңрак мәдәният йортының тамашалар залында Президент «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» җиденче республика хәйрия акциясенә старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International