Татарстан һәм Төмән өлкәсе хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр
2013 елның 2 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмәнгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка имзаны Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев салды.
Килешүгә имза салыр алдыннан кыска чыгышында Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм Татарстан Хөкүмәтенә Төмәнне XIII федераль Сабантуй уздыру урыны итеп сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең Татарстан белән элемтә күптәнге, - дип белдерде Владимир Якушев. – Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш Себер нефть комплексының чишмә башында тордылар".
Өлкә башлыгы искә төшергәнчә,1998 елда Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында хезмәттәшлекнең төп принциплары турында шартнамә төзелгән булган инде.
Губернатор сүзләренчә, ике төбәкнең дә актив хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре бар. Төмән өлкәсендә Татарстан Республикасы эре предприятиеләренең вәкиллек челтәре, татарларның 30га якын милли этномәдәни берләшмәләре эшләп килә. Өлкә Хөкүмәте бу оешмаларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, республика делегациясе Төмәнгә бик теләп килде, һәм ике төбәк арасында элек-электән килгән нык багланышлар булуын искә төшерде. Татарлар Төмән җирендә аны үзләштерә башлаганнан бирле яшиләр, ә Советлар Союзы чорында Татарстаннан 22 мең белгечне вахта алымы белән Көнбатыш Себергә нефть ятмаларын үзләштерергә йөрткәннәр.
"Безне татар халкының телен, мәдәниятен, динен саклап калу мәсьәләләре борчый, һәм без сезнең төбәктә мондый мөмкинлекләр булуга рәхмәт белдерәбез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Төмән өлкәсе губернаторына.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.