Татарстан Президенты федераль Сабантуйда катнашты

2013 елның 3 августы, шимбә

Бүген Төмәндә XIII федераль Сабантуй узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев катнаштылар. 

 

Төмәндәге федераль Сабантуйның мәйданчыгы "Геолог" стадионы булды. Стадион янында тематик милли йорт каралтылары урнаштырылган, ә стадионның үзендә театральләштерелгән тамаша һәм гадәти бәйрәм ярышлары узды. Күп санлы кунаклардан башка федераль Сабантуйда Россиянең 64 регионыннан татар милли иҗтимагый оешмаларның 380 вәкиле катнашты.

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев милли йорт каралтыларын карап чыктылар, аларны Төмән өлкәсенең милли-мәдәни бердәмлекләре оештырган, шуннан соң стадионның трибунасыннан театральләштерелгән тамашаны карадылар. Тамашада, аерым алганда, ТРның атказанган артискасы, "Голос" телепроектының финалисты Эльмира Калимуллина чыгыш ясады.

Бәйрәмне ачып, Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев федераль Сабантуй кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Төмән өлкәсе губернаторы бәйрәм бик яхшы узырга тиешлегенә инанганын белдерде. "Сабантуй бик күп өлкәне берләштерә, бу безнең Россиянең бердәмлеге турында сөйли", - дип ассызыклады ул.

"Сабантуй - татар өчен иң мөһим бәйрәм, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Ул 23 илдә, Россиянең 53 регионында уздырыла".

Р.Миңнеханов бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм шәхсән Төмән өлкәсе губернаторына Сабантуйны югары дәрәҗәдә уздыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Татарстан Президенты һәм өлкә губернаторы татар милли оешмалары активистларына рәхмәт хатлары тапшырдылар, бәйрәм флагы күтәрелде, шуннан Владимир Якушев һәм Рөстәм Миңнеханов XIII федераль Сабантуйны ачык дип игълан иттеләр. 

Мөхтәрәм кунаклар Татарстанның Түбән Кама районы оештырган милли йорт каралтыларын карадылар, анда алар милли көрәш, капчык белән сугышуны, утын яру буенча ярышларны һәм башка Сабантуй кызыкларын күрделәр. Владимир Якушев күзен бәйләп чүлмәк ярып карады.

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якушев журналистларга Сабантуй турында хис-кичерешләрен сөйләделәр.

"Сабантуйга көн әйбәт булды, кешеләр шат, бик әйбәт стадион. Оештыручылар бәйрәм яхшы узсын дип бик күп көч куйганнар, - дип әйтте Татарстан Президенты. - Без моның өчен өлкә администрациясенә, шулай ук экспозицияне оештырган Түбән Кама районына да бик рәхмәтле".

"Бүген биредә илнең бөтен төбәкләре дә тәкъдир ителгән, бу бәйрәм Россиянең үзенчәлеген күрсәтә. Мин Сабантуй Төмәнгә яхшылык, дуслык һәм матурлык алып килде дип өметләнәм", - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев үз чиратында Татарстан делегациясенә бәйрәмне оештыру өчен рәхмәт белдерде, ә Рөстәм Миңнехановка - федераль Сабантуйны Төмәндә уздырырга хәл иткәненә. "Безгә бу бәйрәм татарлар өлкәдә саны буенча икенче милләт булганга да мөһим, алар өлкәдә яшәүчеләрнең 8 процентын тәшкил итәләр, - дип ассызыклады В.Якушев. - Сабантуй гадәттә безнең җирдә үткәрелә, әмма бүген бу федераль мәйданчык, бирегә татарлар яшәгән бик күп территорияләр вәкилләре килде".

"Мондый бәйрәмнәр күбрәк булган саен, кешеләр яхшырак була, Россиядә торыш та рәтләнә барачак", - дип ышанып әйтте Төмән өлкәсе губернаторы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International