Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: 6 миллион тонна иген – ул Татарстан аграрчыларының зур уңышы”
2008 елның 20 сентябре, шимбә
Бүген Казан базарларында Татарстан районнарыннан килгән товар җитештерүчеләр шәһәрдә яшәүчеләр өчен традицион көзге ярминкәләр оештырдылар. Алар авыллардан игенчелек һәм терлекчелек продукциясе, шулай ук тере кош-корт, иген, төзелеш материаллары алып килгән.
Казанның Чехов һәм Мәскәү базарларында
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин булды.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов монда күргәннәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, авылда яшәүчеләр шәһәр кешеләрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен барысын да эшләгәннәр. “Тулаем алганда, районнардан Казанга сыйфатлы продукция китерелгән, һәм ярминкәләрнең Татарстан Республикасы башкаласында гына түгел, аерым сәүдә мәйданчыкларында да узуы өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бүген шәһәрдә яшәүчеләр актив рәвештә кышка бәрәңге, яшелчә, башка авыл хуҗалыгы товарлары алып куйды, бу ярминкәләрне оештыручы кешеләрне сөендерми калмый”, - диде Р.Миңнеханов.
“Сатып алучылар бәяләрдән дә канәгать. Мәсәлән, әле күптән түгел генә бәрәңге кыйбат тора иде. Бүген “икенче икмәк”нең килограммын 7 сумга сатып алып була. Башка төрдәге товарлар да бүген күпкә арзанрак тора. Ярминкәләрне оештыручылар бу мәсьәләгә бик җаваплы караганнар”, - дип ассызыклап узды Р.Миңнеханов. Үз чиратында, Казан хакимиятләре, авылда яшәүчеләр үз товарларын уңайлы шартларда сата алсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы барысын да кичә авыл хезмәтчәннәренең, 6 миллион тонна иген җыеп, яңа рекорд куюга ирешүләре белән тәбрик итте. “Бу әле уңышка ирешү өчен көч куйган бөтен авыл кешесенең зур җиңүе”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры быел һава торышының Татарстан Республикасы аграрчылары өчен уңышлы булуын билгеләп узды. Моннан тыш, авыл хезмәтчәннәре тарафыннан да, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан да хәлдән килгәннең барысы да эшләнде”, - дип нәтиҗә ясады ул.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз