Татарстан Республикасының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациясе Казахстанга китте
2008 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациясе, Россиянең Казахстан белән чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашу өчен, Актүбәгә (Казахстан) китте.
Шуны да искәртик: Казахстанга бүген эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев килде. Ул анда Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән Россия - Казахстан мөнәсәбәтләренең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышырга уйлый.
Форум кысаларында товар җитештерүчеләрнең “Югары технологияләрне – төбәкләргә. Чиктәш хезмәттәшлек” Россия – Казахстан күргәзмәсен карау планлаштырыла. Моннан тыш, Изге Никольск православие гыйбадәтханәсендә булу, шулай ук Актүбә өлкә үзәге мәчетен ачу күздә тотыла.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Илдус Тарханов бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.