Татарстан кырларында һава торышы уңышны җыеп алырга уңай шартлар тудырмый, ләкин республика җитәкчелеге урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануына өметләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә районнарына эшлекле сәфәреннән соң белдерде.
ТР Президенты Хуҗамәт бистәсендә Минзәлә районы аграрийлары белән узган очрашуда билгеләгәнчә, хәзер авыл халкы алдында торган төп бурыч – кырларда урып-җыю эшләрен тәмамлау. “Үсемлекчелек өчен 4 ел рәттән начар булды, шуңа күрә хәзер уҗымга, орылыкка чыдам яңа сортларга, дымны саклый торган технологияләргә игътибар итү мөһим”, - дип саный Р.Миңнеханов.
"Хәзер, халык терлек азыгы белән тәэмин ителсен өчен, барын да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады республика Президенты.
Ул агымдагы елдан Татарстан 3 еллык авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасын башлап җибәргәнен, аның кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын алуга субсидия биреләчәген хәбәр итте.
Минзәлә районының авыл хуҗалыгы үсеше перспективалары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов җирле аграрийларны Чаллыга якын булудан файдаланырга һәм шәһәрдә үз продукцияләрен актив сатарга өндәде. Шулай ук Татарстан Президенты Минзәләдә тормышка ашыру планлаштырылган зур инвестицион проект турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге проект район аграрийлары өчен гарантияләнгән ашлык сату базарына әйләнеп, бик күп ашлыкны җыячак.
“Районнарда бизнес өчен шартлар булдыру бик мөһим, чөнки бу – эш урыннары, алардан башка кешеләрне авылларда тотып торуы бик кыен”, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Минзәлә районының инфраструктура белән бәйле мәсьәләләрен чишү юлларын карарга ышандырды.
Рөстәм Миңнеханов Хуҗамәт бистәсендә җирле ремонт-механика заводының производство куәтләрен һәм әзер продукция күргәзмәсен карады.
“Әлеге предприятие коллективны саклап кала алды һәм авыл халкына кирәкле бик күп төрле җиһазлар эшләп чыгара, - дип сөйләде Татарстан Президенты журналистлар белән әңгәмәсендә. – Һәм мин әлеге җиһазларны Татарстанда гына түгел, ә Россия базарында да сатарга кирәк, дип уйлыйм. Хәзер монда елына 160 млн сумлык продукция эшләп чыгарыла, ә бәлки, 300, 400 млн”.
Кырлардагы хәлләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов уңышны җыеп алуга яңгырлар комачаулауын билгеләп үтте. “Шулай да уңышны җыеп алуга теләк уңай – техника әзер, ягулык бар, без барлык көчләрне мобилизацияләрбез, дип ышанам, - диде ТР Президенты. – Инде чәчү кампаниясенә дә, башка эшләргә дә әзерләнергә кирәк”.