Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватандашларны Ураза бәйрәме белән котлады

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватандашларны Ураза бәйрәме белән котлады. "Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! - диелгән котлауда. - Бүген гадәттәгечә мөселманнар бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд пәйгамбәр аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһы Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар.

Мөселманнарга рухи пакълек, камиллек биргән һәм Аллаһыга якынайткан ураза бүгенге гает белән тәмамлана. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылдылар, күмәк ифтарлар оештырдылар, зәкәт җыйдылар, хәйрия акцияләре уздырдылар.

Безнең эчкерсез дини хисләребез Татарстан башкаласында узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучыларда һәм шәһәребез кунакларында да аңлаеш тапты. 

Республикабыз мөселманнары башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән киләчәктә дә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, гадел һәм алга баручы җәмгыять төзүгә үз өлешен кертүне дәвам итәр дип ышанам.

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International