Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Әл-Мәрҗәни" мәчетендә булды. Ул анда Ураза бәйрәме уңаеннан гает вәгазен тыңлады. Бәйрәм вәгазен Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин укыды.
Взгаздән соң мәчетнең зур залында җыелганнар бәйрәм намазында катнаштылар.
Белешмә өчен:
Ураза бәйрәме- ислам календаренең иң олы бәйрәме, ул Рамазан ае уразасы бетүен белдерә. Нәкъ менә шул көнне Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәннең беренче сүзләре иңгән. Мөселманнар бу көнне бәйрәмне үткәрергә, тәмле ризыклар ашарга тиешләр.
2013 елның 8 августында республиканың бөтен мәчетләрендә бәйрәм вәгазләре узды. Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланды. «ТНВ-Татарстан» каналында бәйрәм чараларының телевизион трансляция оештырылды.