Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Донской "Фоника Гипс" заводында булдылар

2013 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында гипс нигезендәге төзү материалларын җитештерүче "Фоника Гипс" ҖЧҖ яңа заводында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской булдылар.

"Фоника Гипс" заводы үткән елның июнендә ачылды. Яңа предприятиегә инвестицияләр күләме 5 млрд сум тәшкил итте, җитештерү куәте – елына 120 мең т коры төзелеш катнашмалары һәм 15 млн кв. м гипсокартон.

Предприятие буйлап экскурсия барышында Сергей Донской һәм Рөстәм Миңнеханов производство линияләрен, әзер продукция складларын, энергетика үзәген карадылар. РФ табигать ресурслары һәм экология министры гипс запаслары күләме белән кызыксынды, завод җитәкчелеге сүзләренчә, рудникта 20 млн тонна гипс чыгарып була, шул ук вакытта елына якынча 300 мең тонна чыгарыла.

Предприятие лабораториясендә Сергей Донской чыгарыла торган гипсның сыйфаты турында сорашты. Белгечләр бәяләвенчә, рудниктан алынган гипс Россиядә иң сыйфатлыларның берсе – аның чисталыгы – 92 процент.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Донской рудникның үзенә, җир астына төшеп карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International