Татарстанда 1,3 млн. кв. метр торак төзелгән

2013 елның 10 августы, шимбә

Татарстанда 1,3 млн. кв. метр торак төзелгән. Бу еллык планның 56,9 проценты, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәдә. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узды.

ТРның 6 муниципаль берәмлегендә (Апас, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Сарман, Тукай районнарында) торак тапшыру буенча еллык план үтәлгән. Республиканың 10 муниципаль районында еллык план 80 процент чамасы чынга ашырылган.

9 августка булган мәгълүматларга караганда, социаль ипотека программасы буенча 133 йортның 65 е тапшырылган, бу планның 55 процентын тәшкил итә. 32 объект уртача дәрәҗәдә әзер.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры артта калучыларны активлашырга һәм планлаштырылган эшләрне тизләтүне сорады. Аның сүзләренә караганда, Яшел Үзәннең Королев урамында төзелә торган йортның бүгенге көнгә кадәр җылыту челтәрләре мәсьәләсе хәл ителмәве борчуын белдерде.

Моның белән бәйле рәвештә, ул шәһәр һәм район җитәкчелеген әлеге объектны контрольгә алуын, шулай ук Яшел Үзәндә челтәрләрне ремонтлау эшләре барышына игътибар юнәлдерүләрен сорады.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренә караганда, Дәүләт торак күзәтчелегенең Бөгелмә һәм Менделеевски районнары объектлары буенча да кисәтүләре бар.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 115 йортның 41 е тапшырылган. калган 54 е югары дәрәҗәдә әзер, 6 сы –уртача, 14 – түбән дәрәҗәдә.

И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, аз катлы төзелеш программасы буенча уңай динамика күзәтелә. 1910 объектның 725 е югары дәрәҗәдә әзер, 661 е – урта, 524 е –түбән.

2013 елда авария хәлендәге торакларны бетерү программасы проекты әзер, киләсе атнада имзалауга тәкъдим ителә, дип белдерде министр.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды 2013-2017 елларга 4,33 млрд. сум күләмендә фаразланган лимит билгеләнгән. Министрлык программаны гамәлгә ашыру маханизмын эшләгән һәм 2013-2017 елларда республика муниципаль берәмлекләр өчен якынча лимит билгеләнгән.

ТР Президенты белән лимитлар раслангач 5 еллык республика адреслы программасы нигезендә Фонд акчасы исәбенә гражданнарны тузган торактан күчерүгә финанс ярдәм сорап заявка бирү планлаштырыла.

Участок полиция хезмәткәрләре өчен торак төзелеше программасы буенча 12 районда мәсьәлә хәл ителмәгән. Республиканың 39 муниципаль районында участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзелеше планлаштырыла.

“Авыл клублары” программасы буенча 21 объект югары дәрәҗәдә әзер. Арча, Лаеш һәм Питрәч районнарында объектлар тапшырылган. Министр арттка калган районнар җитәкчеләренә эшләрне тизләтүне сорады, чөнки 30 августта барысы да төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган булырга тиеш.

Шулай ук бүген И.Фәйзуллин муниципаль берәмлекләрдә спорт мәйданчыклары төзелеше барышы хакында белдерде. Аның сүзләренә караганда, 151 спорт мәйданчык эшләнәчәк. Бу эшләрне гомуми финанслау күләме 300 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 43 муниципаль берәмлек килешү төзегән, 16 берәмлек төзелеш эшләренә керешкән.

Барлык эшләр дә төзелеш сезоны чорында төгәлләнергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Моның белән бәйле рәвештә, ул артта калучыларны эшне тизләтүләрен һәм көн саен контроль алып баруны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International