Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда юл һәлакәтләре күп булган урыннарда хәрәкәт итү тизлеге 40 км/сәг артмаска мөмкин
2013 елның 9 августы, җомга
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы үтте.
Утырышта ТРдагы аварияләргә, юл һәлакәтләрен профилактикалау һәм җәрәхәтләр санын киметү чараларына, автобус маршрутларында пассажирлар ташуны куркынычсызлык шартлары белән тәэмин итүгә, мәгариф учреждениеләре яннарындагы керү юлларын һәм җәяүлеләр юлларын тиешле тәртипкә китерү буенча эшләрне оештыруга бәйле өч мәсьәлә каралды.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхүт Мифтахов чыгышында яңгыраганча, юллардагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Республика территориясендә 7 айда 2631 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 389 кеше үлгән һәм 3376 кеше җәрәхәтләнгән.
Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас районнарында аварияләр саны артуы теркәлгән. 20 районда һәлак булучылар саны арткан. Мисал өчен, Чистайда – 4 тапкырга, Актанышта – 2,5 тапкырга, Лаешта – 2,2 тапкырга.
Төп сәбәпләр – тизлек режимын сакламау, каршы юлга чыгу һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләрен үтәмәү кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Иң күп үлүчеләр 20 яшьтән алып, 30 яшькәчә, бу йөртүчеләр арасында да, пасажирлар арасында да.
Гадәттәгечә, юл һәлакәтләренең күбесе юлларның канәгатьләнерлек хәлдә булмавы аркасында килеп чыга (барлык юл һәлакәтләренең 20 проценты). 7 айда мондый юл һәлакәтләрендә 100 кеше җан биргән.
Комиссия утырышында билгеләүләренчә, республикада кайбер участокларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тиешле багланышка ирешелмәгән. Билгеле булганча, авыл җирлегендә әлеге бурыч участок хезмәткәрләренә йөкләнә.
Республикада участок хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктаткан очраклар арткан. Ләкин кайбер районнарда әле эш начарланган. Аерым алганда, әлеге вазгыять Спас, Тәтеш, Нурлат һ.б. районнарында күзәтелә.
Нәтиҗә буларак - әлеге районнарда юл һәлакәтләре саны ике тапкырга арткан, дип билгеләде Мәсхүт Мифтахов.
Ул үз чыгышында шәһәрләрдәге һәм районнардагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләрнең эшчәнлеген тәнкыйтьләде, аларның эшләре районнардагы вазгыятькә туры килми һәм кварталара хисапка кайтып кала, дип белдерде. “Районнарда җирле хакимитянең хокук саклау органнары белән багланышы бик түбән дәрәҗәдә. Комиссияләр кәгазьдә генә булдырылган, аларның эше беркетмәләр язуга кайтып кала, конкрет чаралар куллануга түгел”, - диде ул.
Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген яхшырту өлкәсендә ТР министрлыклары һәм ведомстволарының тиешле дәрәҗәдә актив булмавы да хәлне начарлата, дип белдерде. “Контроль-күзәтү эшчәнлеге буенча эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, йөртүчеләрне әзерләү һәм җәяүлеләрнең юлларда йөрүен оештыру буенча мәсьәләләр, балалар юл-транспорт травматизмы буенча проблемалар бар”, - диде ул.
Шул ук вакытта юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда ММЧ роле билгеләнде.
Вазгыятьне яхшырту максатыннан, иҗтимагый оешмалар, ММЧ белән эшне активлаштырырга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен видеофиксация чараларын куллануны арттырырга тәкъдим ителде. Рифкать Миңнеханов Казанда һәм башка торак пунктларда юл һәлакәтләре күп булган урыннарда хәрәкәт итү тизлеген 40-50 км/сәг арттырмаска тәкъдим итте.
Мондый тәҗрибә Европада инде бар.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз