Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Мотыйгуллин: ТРның яшь геологлары Казандагы ачык кыр олимпиадасында лаеклы чыгыш ясадылар
2013 елның 13 августы, сишәмбе
1августтан 10на кадәр Казанда Яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узды, ул Россиянең төрле төбәкләрендә ике елга бер тапкыр уздырыла.
Быелгы олимпиада нәтиҗәләре буенча Казан кусты - 9 нчы урын, Әлмәт кусты 7нче урын алды. “Моңа кадәр Томскида узган олимпиадада безнең команданың арттан өченче урын алуын исәпкә алсак, бу юлы Татарстанның яшь геологларының лаеклы чыгыш ясавы турында әйтә алабыз”, -ди ТР Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе җитәкчесе Равил Мотыйгуллин.
Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта белдерде. Яшь геологларның IХ Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы йомгакларына багышланган матбугат очрашуында шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ геология-разведка идарәсе җитәкчесе Марат Мәһдиев катнашты.
Казанның “Солнечный” һәм “Заречье” балаларны савыктыру лагерьлары базасында узган чарада Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән (Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Таҗикстан) 40 команда катнашты. Ярышларда Татарстанны ике команда - “Селенит” һәм “Девон” тәкъдим итте. Беренчесе Казан, Тәтеш районы укучыларыннан торса, икенче команда составында Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай районнары малайлары һәм кызлары чыгыш ясады.
Равил Мотыйгуллин безнекеләрнең быелгы уңышлы чыгышын максатчан әзерләнү нәтиҗәсе дип бәяли. Аңа әзерлек 2011 елда ук башланган. Казан федераль университеты һәм Әлмәт нефть институты каршында 30 ар кешедән мәктәп факультетлары формалаштырылган, бу сәләтле балалар белән максатчан шөгыльләнгәннәр. Балалар узган ел Карабашта җыенда катнашкан, Пермьгә, Мәскәүгә, Казакъстанга ярышларга барган. Равил Мотыйгуллин бу юлы ачык кыр олимпиадасының тагын да көчлерәк конкуренция шартларында узуын ассызыклады.
Аның белдерүенчә, әлеге олимпиада укучыларны кырыс шартларда чыныктыру ягыннан да әһәмиятле. Яшь геологлар бу мәктәпне узып, учак ягарга, урында ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә әзерлекле булып чыга.
Хәзер иң мөһиме -бу егетләр һәм кызларның алга таба геология белгечлеге буенча укуларын дәвам итүләре, ди ул. Ә өлкәннәрнең бурычы – аларга һөнәри юнәлеш бирү.
“Дәүләт аттестация комиссиясе әгъзасы буларак, дәүләт имтиханнарын кабул итүдә, диплом эшләрен яклауда катнашам. Кызганычка, геология белгечлеге буенча вуз тәмамлаучыларның кайберләренең киләчәктә геолог буларак эшләргә дип күзләре янып тормый. Геологиягә очраклы кешеләр түгел, ә чынлап кызыксынган кешеләр килергә тиеш. Безнең бурыч- бу һөнәрнең абруен күтәрү, мәктәптән үк балаларда бу предметка кызыксыну уяту”,- ди Равил Мотыйгуллин.
Яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы 2015 елда Төмәндә узачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз